Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья илләре җитәкчеләре Көньяк Кореяга кайгы уртаклашу хатларын юллады


Дөнья җитәкчелеге Көньяк Кореяның элекке җитәкчесенең үз-үзен үтерү хәбәреннән соң, туганнарына кайгы уртаклашу хатларын юллады. АКШ президенты Барак Обама үлем хәбәренә кайгыйруын хәбәр итте.

Ро Му Хен АКШ һәм Көньяк Кореяның якынаюына зур өлеш керткән президент иде, дип белдерде Барак Обама. Төньяк Корея мәгълүмат агентлыгы, Көньяк Кореянең элекке җитәкчесе коррупция мәсьәләсендә каты тикшерү аркасында үз-үзен үтерде дигән хәбәр таратты.

Рәсми хәбәрләргә караганда, элекке президент упкынга ташланган.Үлер алдыннан ул язу калдырган, дип хәбәр ителә. Ро Му Хенны президент булып эшләгәндә бер эшмәкәрдән 6 миллион долларлык ришвәт алуда гаепләделәр.
XS
SM
MD
LG