Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә H1N1 гриппын электерүчеләр саны артмады


Кичә АКШтан кайткан юлчыда H1N1 гриппы табылмаган. Бу хакта бүген Русиянең баш санитар табибы Генадий Онещенко хәбәр итте. Юлчы, салкын тию билгеләре белән хастаханәгә салынган булган.

Элегрәк "дуңгыз гриппы" вирусы АКШтан әйләнеп кайткан икенче бер юлчыда табылган иде. Генадий Онищенко әйткәнчә, ул терелә һәм озакламый өйгә җибәреләчәк.

Барлыгы дөньяда H1N1 гриппын 12 меңннән артыке кеше эләктергән. 86 кеше шушы авырудан үлгән дип санала. Кичәдән бирле Кытай, Австралия һәм Филиппинда грипп әлектерүчеләр саны арткан.

Кувәйттә хәрби базада 18 американ солдатында бу авыру табылган. Аларны дәвалыйлар.
XS
SM
MD
LG