Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтәләр


Бүген Русиядә славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Рус православ чиркәве бу көнне славян язуын керткән Кирилл һәм Мефодий изгеләрен дә хөрмәтли.

Мәскәүдә бу көнгә багышлап Хач йөрүе булды.Татарстан һәм Башкорстанда да бу көнне искә алдылар.

Татарстан вице-премьеры һәм мәдәният министры Зилә Вәлиева котлау белән чыкты. "Татар-информ" агентлыгы язганча, Зөя утравында славян язуы көне фольклер бәйрәме рәвешендә узды. Халыклар дуслыгы Йорты каршында эшләп килүче төрле милли җәмгыятьләр мәдәниятләрен, милли бию, уеннарын күрсәтте.

Башкорстанда бу көнгә багышлап Краснокама районында фольклер бәйрәме үткәрелә.
XS
SM
MD
LG