Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Төркиягә татар галимнәрен танытмакчы


Казанда оештырылачак мөселман татар-төрек тәрҗемә үзәге Коръән тәфсирләре, балалар өчен китаплар тәрҗемә итүне күздә тота. Төрекләр исә татар галимнәре турында китаплар сорый.

Төркиядә узган Евразия ислам шурасының форумында Татарстанда тәрҗемә үзәген ачу карары кабул ителгән. 3 елга бер оештырыла торган әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов катнашкан.

Аның сүзләренчә, тәрҗемә үзәге беренче чиратта төрекчәдән татарчага Коръән тәфсирләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнәчәк.

“Чөнки моңа хәтле күбесенчә Коръәнне гарәп китапларыннан урысчага тәрҗемә итеп килдек. Безгә төрек телендәге тәфсирләр аңлаешлырак булганга һәм мәзхәбләрнең дә якын булуын истә тотып шундый фикергә килдек”, ди Юнысов.

Беренче эш итеп Төркиядә чыгарылган “Коръән тәфсире һәм мәгънәләре” дигән китапны тәрҗемә итү күздә тотыла. Шул максаттан төрек, гарәп филологиясе вәкилләре һәм дин белгечләре тупланып шушы комиссиянең эшчәнлеген алып барачак.

“Соңыннан бу китапларны бастырып Русиядә тарату эшчәнлегенә керешергә уйлап торабыз”, ди мөфти урынбасары.

Татар-төрек тәрҗемә үзәге балалар өчен дини китаплар тәрҗемә итүне дә күздә тота.

Рамил Юнысов
“Безнең татар балалары өчен дини китапларның зәгыйфь булуы борчый. Мисал өчен Русиядә “Балалар өчен библия” (“Бибилия для детей”), “Балалар өчен христиан дини энциклопедия” ("Христианская религиозная энциклопедия для детей”) дигән бик матур китаплар бар. Бездә андый дини китаплар бик аз. Төркиядә исә мөселман балалары өчен алар бик күп чыгарылган һәм матур рәсемнәр, җиңел аңлатмалар белән бирелә. Без дә менә шушы мавыктыргыч дини китапларны татарчага тәрҗемә итәргә уйлыйбыз”, ди Юнысов.

Ә Төркияне исә татар галимнәренең эшләре бик кызыксындыра икән. Шуңа бу үзәк Муса Бигиев, Курсави, Риза Фәхретдиннар эшләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп аны Төркия халкына таратырга исәп тота.

“Беренче чиратта Татарстанда чыккан “Антология татарских богословов” китабын төрекчегә тәрҗемә итәчәкбез”, ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

Ә Төркиянең Анкара университетының Илаһият бүлегендә “Безнең татар галимнәре” дигән китап нигезендә дәрес укытыла башлаган икән. Бу эшкә Истанбул дәүләт университетының Илаһият факультеты да керешәчәге әйтелгән.

Әлеге китапны озак еллар татар галимнәрен өйрәнгән һәм анарда зур кызыксыну уяткан Анкара университеты профессоры язган.

“Студентлар татар галимнәрен белергә тиеш дигән карарга килеп алар шушы дәреслекне хәзер программага керткәннәр”, ди Юнысов.

Аның сүзләренчә, Төркиядә татар галимнәре турында күп беләләр. Хәтта ислам форумында да төрек профессорлары татар галимнәре хакында зур чыгышлар ясап Татарстан вәкиллеген гаҗәпләндергән.
XS
SM
MD
LG