Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркел Опелны Дҗенерал Моторстан тизрәк аерырга тели


Германия канцлеры Ангела Меркел Германия үзенең Опел машиналар ясау ширкәтен АКШның бөлгенлек алдында калган Дҗенерал Моторс ширкәтеннән аерырга тели диде.

Меркел Опелнең киләчәге турында карар бу атна уртасында чыгарга тиеш диде.

Меркел әйтүенчә, Опельне Италиянең Фиат машина ясау ширкәте, Канаданың Магна машина кисәкләре ясау ширкәте белән берлектә Русия Саклык банкы һәм Нью-Йорктагы Рипплевуд Һолдиңгс ширкәте сатып алырга тели.

Опелны үз канаты астында тоткан Дҗенерал Моторс 1 июньгә кадәр я реструктурлаштырылырга, я бөлгенлек игълан итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG