Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагының бәясе төшә


Билгеле булганча, Башкортстанның ягулык-энергетика тармагы “Система” корпорациясенә сатылды. “Система” аны 2,5 миллиард долларга сатып алган иде.

Инде килеп, аның ярты миллиард долларга кимүе билгеле булды. Әлегә бу уңайдан рәсми хәбәрләр юк. Башкортстанның берләшкән оппозициясе рәисе Рамил Бигнов бу акчаларның республика казнасына керүен таләп итә. Аның сүзләренчә, ул акча республика казнасына күчмәсә, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка ышаныч күрсәтмәү белдереләчәк.
XS
SM
MD
LG