Русия президенты Дмитрий Медведев быел дәүләт бюджеты дефициты тулаем җитештерү күләменең 7 процентыннан да ким булмаячак дип белдерде.
Моны ул Мәскәү кирмәнендә 2010-2012 елларга бюджет юлламасының төп өлешләре белән таныштырганда әйтте.
Медведев бу оптимистик фараз диде. Дөньякүләм кризис шартларында Русия икътисадының кимүе көтелгәннән зуррак булачак.
Соңгы 10 елда беренче мәртәбә чыгымнар керемнәрдән зуррак булачак.
Шул ук вакытта Медведев элегрәк җыелган финанс тупланмалары хөкүмәткә социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм кризиска каршы чаралар өчен акча бүләргә мөмкинлек бирәчәк диде.
Русия президенты хөкүмәткә бюджетны беренче мәртәбә шәхсән үзе тәкъдим итте.