Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Соңгы кыңгырау” чыңлады


"Соңгы кыңгырау"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Казанның 4-нче гимназиясендә үткән соңгы кыңгырау”

Баштарак бәйрәм Казанның барлык мәктәпләрендә 22 майда булырга тиеш иде. Соңрак шәһәр хакимияте, гадәтне бозмыйча “Соңгы кыңгырау”ны 25 майда уздырырга булды. Алай да, республиканың кайбер районнарында аның шимбә узуы билгеле.

Татарстан мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен үткәрү берничә көнгә сузылса да, рәсми тантананы Казан хакимияте дүшәмбе “Татнефть - Арена” боз сараенда үткәрде. Быел биредә 7 мең укучыга бәйрәм ясадылар. Былтыр аларның саны 9,5 мең иде.

Бәйрәмдә катнашучылар фикеренчә, былтыргы тантана, быелгыга караганда баерак узган. Күпләр моны әлеге дә баягы кризис, акча юклыгына бәйли. Шул ук вакытта аларны бәйрәм чарасында мәктәп укучыларының күбрәк үзләренең катнашуы куандырган. Быел башка еллардагы кебек үк ясалмалык та булмаган, янәсе. Русия эстрадасы йолдызларыннан бәйрәмдә “Банд’Эрос” төркеме җырчылары чыгыш ясаган.

Көннән-көн Казан үзендә “Универсиада” уеннарын үткәрәчәк спорт һәм яшьләр шәһәре буларак таныла бара. Казанның зур дәрәҗәдә торуын хакимият мәктәп балаларына да аңлатырга тырышты. Укучылар алдында, “Универсиада”ны үткәрүдә катнашачак 100 яшьүсмер рәтенә кергән, 116 лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Максим чыгыш ясады. Үз сүзендә ул яшьләрне Казан белән горурланырга чакырды.

Гадәттәгечә “Соңгы кыңгырау” тантанасында Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин да чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Русия укучылары иң матурлары. Шулай ук ул укучы һәм укытучыларга рәхмәтен белдерде. Соңрак 122 мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Алисә мэрның иң башына утырып чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау тавышын ишеттерде.

Кич белән мәктәп укучыларының күбесе бәйрәмнәрен Казанның төрле күңел ачу үзәкләрендә дәвам итте. Татар җанлылар исә, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узган “Соңгы кыңгырау” дискәтүгенә җыелды. Аны ди-джей Шәкерт белән “Тамаша. ру” сәхифәсе җитәкчесе Илназ Сафиуллин үткәрде. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм мулдан узган.

“Яңа гына безнең “Соңгы кыңгырау” дип аталган дискәтүк узды. Чара бик күңелле булды. Халык та хәйран җыелган иде. Бәйрәмнәрне һәрдаим үткәрергә ниятлибез. Монысы “Соңгы кыңгырау”га багышланган булса, башкалары бераз үзгә булачак. Бу чараларның үзенчәлеге шунда – алар татар телендә генә алып барыла. Димәк, бу милли чаралар.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер кризис булу сәбәпле, мондый бәйрәмнәр үткәрү кыен. Чөнки халыкның акчасы юк. Һәр егет тә үзенең кызын алып рәхәтләнеп күңел ачып кайта алмый. Икенче яктан, оештыручылар билет бәяләрен дә киметә алмый, чөнки чыгымнарны каплап бераз керем дә алырга кирәк. Әмма "Соңгы кыңгырау" кеше гомерендә бер генә була торган бәйрәм. Бу чарага укучылар акчаларын җәлләмәгән. Рәхмәт аларга”, ди Илназ Сафиуллин.

25 май көнне берәүләр төне буе бәйрәм итсә, икенчеләргә бәлки мондый бәхет тәтемәгәндер. Чөнки биология, информатика һәм татар әдәбиятын сайлаганнар сишәмбе иртән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Татарстанның кайбер районнарында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 26 майда да дәвам итте.
XS
SM
MD
LG