Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җәмәгатьчелек Пхеньянны хөкем итә


Халыкара җәмәгатьчелек Төньяк Кореяның соңгы атом һәм ракета сынауларын каты хөкем итә.

АКШ президенты Барак Обама бу сынау халыкара тынычлыкка куркыныч тудыра диде.

Бу сынаулар турында сөйләшү өчен БМО Иминлек Шурасы бүген гадәттән тыш утырышка җыела.

Япония премьер-министры Таро Асо Токио Иминлек Шурасында бу сынауны хөкем итүче резолюция кабул итү өчен тырышачак диде.

БМО генераль-секретаре Пан Ги Мун тирән борчылуын белдерде.
XS
SM
MD
LG