Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев бюджет юлламасын бәян итте


Дүшәмбе Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү кирмәнендә хөкүмәт әгъзалары һәм парламент җитәкчеләре алдында шушы һәм киләсе өч елга бюджет юлламасын бәян итте.

Президент Медведев үзенең чыгышын күңелсез хәбәрдән башлады – дөньякүләм кризис Русиягә алдан көтелгәннән дә яманрак китереп суккан икән:

"2009 елда без тулаем җитештерүнең алдан фаразлаганнан да ныграк кимүен көтәбез. – диде Медведев. – Дөнья кризисы сәбәпле, дәүләт керемнәренең кинәт кимүе безне шушы елның бюджетын үзгәртергә мәҗбүр итте".

Бу "яңа" кимүнең күләмен президент ачыкларга җөрьәт итмәде. Гыйнвар аенда икътисад министрлыгы минус 2.2% дигән иде. Ләкин беренче кварталда гына җитештерү 9.5% кимегән. Хәзер ел ахырына 2% булачак дигәнгә беркем дә ышанмый.

Узган атна статистика идарәсе эшсезлекнең 10.2% җитүен хәбәр итте (7.7 миллион кеше дигән сүз). Февраль аенда бу сан 8.5% иде.

Төп азык төлеккә бәяләр беренче кварталда 5.8% арткан. Чагыштыру өчен Европа Берлегендә 0.6%.

Медведев үзенең чыгышында быелгы бюджетның ни дәрәҗәдә дефицитлы булачагын игълан итте:

"Соңгы 10 елда беренче тапкыр чыгымнар керемнән күбрәк булачак. – диде ул. – Бюджет дефициты җитештерүнең кимендә 7% тәшкил итәчәк. Бу әле оптимистик саннар".

Президентның бюджет юлламасын бәян итүе гадәти хәл түгел. Путин президент чорында еллык бюджет финанс министрлыгында әзерләнеп, язма рәвештә Думага тапшырыла иде. Узган ел Медведев та шулай эшләгән иде.

Быел юлламаны президентның икътисад киңәшчесе Аркадий Дворкович әзерләгән, Медведев үзе бәян итте. Күзәтүчеләр бу яңалыкны ишарә дип кабул итте. Кризистан чыгу юлларынна килгәндә, Дворкович белән финанс министры Алексей Кудрин арасында бәхәс бара.

Дворкович икътисадны аякка бастыру өчен кризиска каршы зур чыгымлы чаралар тәкъдим итә. Кудрин исә, сарыф итү мондый тизлек белән барса, соңгы дистә ел тупланган резерв фонды 2010 елга буш калачак, дип кисәтә. Апрель башында 132 миллиард доллар булган бу фонд май башына 115 миллиардка калган.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Медведев бу бәхәстә Дворкович ягын алган. Бюджет зур дефицитлы булуга карамастан, резерв фондын сарыф итү дәвам итәчәк:

"Тупланган резервлар безгә социаль йөкләмәләрне үтәргә, кризиска каршы чараларга җитди күләмдә акча тотырга мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим", – диде Медведев.

Президент үзенең чыгышында шушы һәм киләсе өч елга бюджет сәясәтенең 10 төп юнәлешен билгеләде, коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, милли проектларны дәвам итү, пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында йөкләмәләрне үтәү кирәклеге турында әйтте.
XS
SM
MD
LG