Борынгы Алабуганың зиратына килеп керүгә үзеңне вәхшиләр булган урында кебек хис итәсең. Каерылган, сындырылган чардуганнар, кабер өстендә мәсхәрәләп аударылган кабер ташлары. Кабер ташларының күбесе каеру-селкетүләргә түзә алмаган, ярылып, кабер уртасына барып төшкәннәр. Ни булган монда, нинди фашистлар, кансызлар, ерткычлар, вәхшиләр эшләгән моны? дигән сорау туа.
Борынгы Татар, Болгар шәһәренең татар зиратында әйтеп бетерә алмаслык фаҗига кылынган. Сорауларга соңрак бәлки ачыклык керер. Әлегә берни билгеле түгел. Алабуга зиратындагы явыз гамәл турында “Азатлык”ка шәһәрнең ТИҮ рәисе Рәфыйк Мәхмүтов хәбәр итте. Аптыраулы, күз яшьле карашлары белән ул мондый аңлатма бирде:
“Бу бик хәерсез күренеш һәм ул ел саен булып тора. Без өмәләр оештырып гел бу зиратны тәртиптә тотабыз. Бу җимерү күренеше милләтара татулыкны алга таба яхшыртмый. Моңа бик күпләр аптырый, моны нинди явызлар эшләде икән, дип. Без уйлыйбыз, мондый вәхшилекне татар бәндәсе эшләмәс, башка юньсез кешеләрдер.
Алабуга ТИҮ рәисе буларак, мин, башкарма комитетка бардым. Анда чиратка язылдым, кабул итегез, дип. Иртәгә кабул итәргә вәгъдә бирделәр. Әлбәттә, без моны болай гына калдырмыйбыз. Алдагы көннәрдә өмәләр оештырып, ташларны, чардуганнарны урынына куячакбыз. Җимерелгән, ватылган, алып ташланган кабер ташлары 50-дән артык. Шимбә-якшәмбе көнне бу ташларның күбесен тәртипкә керттеләр. Барыбер 30-лап ташны урынына куясы бар. Кайберләрен алыштырасы була”, диде ул.
Алабуга зиратына әнисе каберлеген рәтләргә килүче Мансур Яруллин: “Мин килгәндә бик күп кабер ташлары урталай сынган иде. Алла Боерса, исәннәрен өмә уздырылып утыртып куярбыз”, диде.
“Татарга рухи зыян салынды, аны бернәрсә белән дә үлчәп булмый. Бу безне түбәнсетә, гарьләндерә. Без бөтен милләтләр белән татулыкта яшәргә тырышабыз. Бу – татар халкы эше түгел”, ди ТИҮ рәисе Мәхмүтов.
Алабуганың татар бистәсе зираты бу көнне тетрәндергеч иде: җимерелгән чардуганнар, каберлекләр, ташлар. Урыс булса әйтер иде: “Как будто Мамай прошел.” Юк, Мамай каберлекләр актарып йөрмәгән. 21 гасыр башында урыс хурлаган Мамайдан әшәкерәк, кара эчле адәмнәр бар икән. Әлеге татар зиратын мәсхәрләүне тулысынча күз алдына китерү өчен яхшы кинокамера, яхшы оператор кирәктер. Шушы вакыйгалар уңаеннан Алабуга шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев кайбер фикерләрен әйтте:
“Иске зиратта кабер ташларын вату, читкә алып ташлау күренеше кешеләр тарафыннан исбатланды. Бу – вәхшилек. Бу – халкыбыз, милләтебез, динебез өчен бер хәсрәт, зур югалту. Аксакаллар белән киңәшеп, бу хакта җинаять эше ачарга килештек. Халык бу хакта белергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш”, диде ул.
“Азатлык” хәбәрчесе зиратта 2 сәгать булды. Һәрбер ватылган таш, каберлекне күрде. Ләкин шушы эшне тикшереп ачыклык кертергә тиешле хәкимият, милиция, прокуратура, ФСБ кешеләрен күрмәде. Вакыйга гадәттән тыш дип кабул ителергә тиеш булгандыр. Алабуга ТИҮ рәисе Мәхмүтов әйтмешли, бу – милләтара тотрыклык белән бәйле мәсьәлә. “Азатлык” татар зиратында булган кыргыйлыкның барышын, нәтиҗәсен алга таба да яктыртачак.