Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханабадта чик блокпостына һөҗүм ясалган


Үзбәкстанның көнчыгышындагы Ханабад шәһәре янында кичә кичен корраланган кешеләр төркеме чик блокпостына һөҗүм ясаган. Бу хакта Азатлык радиосының үзбәк редакциясенә Үзбәкстан генераль прокуратурасы вәкиле Светлана Ортыкова хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Башка мәгълүматлар билгеле түгел.

Элегрәк Ханабадта шартлау булганы һәм хокук саклаучылар белән һөҗүм итүчеләрнең бер-берсенә ут ачуы хәбәр ителгән иде.

Фергана.ру сәхифәсе мәгълүматларына караганда, корраланган кешеләр төркеме шәһәрнең эчке эшләр бүлеген кулга алмакчы булган.

Ханабадтан 80 чакрым ераклыкта урнашкан Андиҗан шәһәре халкы хәрбиләрнең күпләп артуын әйткән.

Үзбәкстанның Кыргызстан белән чиге ябылган.
XS
SM
MD
LG