Accessibility links

Татарстанда кайбер югары уку йортлары ябылырга мөмкин


Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан югары уку йортларында вәзгыять бик авыр, кайберләре үз эшчәнлекләрен дәвам итә алмаска мөмкин дип белдерде.

Татарстан югары уку йортларында бик күп буш урыннар барлыкка килгән. Быел исә мәктәп тәмамлаучылар саны бер ярым мәртәбә азрак булачак.

Министр әйтүенчә, шушы хәлнең төп сәбәбе республикада демографик кимү һәм югары уку йортлары санының нык артуы.
XS
SM
MD
LG