Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатка җинаять эше ачылды


Башкортстан парламенты депутаты, Уфа моторлар төзү заводының генераль директоры Александр Артюховка җинаять эше ачылды.

Ул Идел буе федераль округының аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге карарына ярашлы ачылган. Ул очкыч белән канунсыз пассажирлар ташу оештыруда тикшерелә. Эш шунда, заводның һава аланы һәм очкычы бар.

Завод җитәкчесе Як-40 очкычында рөхсәтсез пассажирлар ташуны оештырган. Соңгы өч елда заводка шуннан 25 миллион сум табыш кергән. Җинаять эше ачылса да, аңа әлегә гаепләү белдерелмәгән. Депутат үзен гаепсез дип саный.
XS
SM
MD
LG