Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләрнең ауда булуы ник “йомыла”?


Русия түрәләренең ауга “мәхәббәте” быел гына да ике һәлакәткә сәбәп булды. Әмма һәлакәтләрнең ау белән бәйле булуын күп очракта “йомарга” тырышалар.

Бу ай башында Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Есиповский боралак һәлакәтендә үлгәннән соң, күпләр әлеге сәфәр ау белән бәйле булмады микән дип фаразлады.

Чөнки әле гыйнвар аенда гына Русия президентының Дәүләт думасындагы вәкиле Александр Косопкин һәм тагын алты түрә Алтай тауларында аучылык иткәндә боралак һәлакәтендә үлгән иде.

Баштарак ул гадәти һәлакәт дип бәяләнсә дә, интернет сәхифәгә шул урында төшерелгән фотолар чыгарылгач инде хәл башкарачак, ягъни ау белән бәйле булганы ачыкланды.

Анда һәлакәткә очраган боралак янында һайван түшкәсе аунап ятуы күренә. Аның түгәрәкләнеп килгән мөгезләре бу һайваның кызыл китапка кертелгән кыр кәҗәсе (аргали) булуын күрсәтә. Әлеге кәҗәләргә Русиядә бетү куркынычы яный. Җирле алтайлылар тарафыннан ул изге һайван санала.

Һава транспорты федераль агентлыгы хисабында, һайваннарга боралактан ату нечкәлекләре дә бәян ителде. Боралак кәҗәләргә атар өчен уңайлырак урын сайлаганда, тауга бәрелеп һәләкәткә очраган дип әйтелә. Русия кануннары нигезендә, хәрәкәт итүче транспорттан ау бөтенләй тыела.

“Кануннарны беренче чиратта үтәргә тиешле кешеләрнең аны ачыктан-ачык бозуы халыкның ачуын чыгарды. Алар аны үзләрен кимсетү дип кабул итте ”, ди кыргый табигать фонды вәкиле Алексей Ваисман

Табигать байлыклары идәрәсе җитәкчесе урынбасары Олег Митволь исә боралактан торып коралдан атуны үтә дә вәхшилек дип саный.

“Җирле кешеләрнең канәгатьсезлеге аңлашыла. Барысы да аларның күзалдында эшләнә диярлек. Һәм бу мәгълүматны яшереп каламаулары безнең җәмгыять үсеше өчен бик мөһим”, ди ул.

Алтайдагы хәлләрдән соң, 3 ай вакыт узгач Иркутски губернаторының боралак һәлакәтенә очравы мәгълүм булды.

Өлкә хакимиятендә Есиповский командировкада диелде. Күп кенә түрәләрнең эш сәфәрендә боралак куллануы мәгълүм. Әмма бу рәсми теркәлмәгән сәфәр булуы аучылык шикләрен тагын да арттырды.

Моннан тыш һәлакәт калдыклары арасында корал табылган дигән мәгълүматлар да йөри. Тикшерүчеләр ул урында аю түшкәсе булуын да әйтә. Newsru.com язуынча, аны тизрәк читкәрәк алып китеп яшергәннәр.

Милиция исә боралакта иминлек тәртипләре сакланмаганны гына әйтә. Ау турындагы хәбәрләр “йомыла”.

“Хәзергә кайбер мәгълүматлар ау булганын өлешчә раслый. Һәм әгәр аюга ау булганлыгы тулысынча дәлилләнсә, бигрәк тә дәүләт паркында. Ул очракта инде җинаять эше ачылырга тиеш”, ди Митволь.

Русия һәм советлар берлеге түрәләренең тарихында канунсыз ау белән бәйле булуларына мисаллар шактый. Русиянең элекке премьер-министры Виктор Черномырдин бу өлкәдә гаепләнгән иде.

Күптән түгел “Новая газета” басмасы узган елның октябрендә Камчаткада боралактан аюга аучылык иткән түрәләр турында язды.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге аналитигы Николай Петров исә Русия җитәкчеләре үзләренә барысы да рөхсәт ителә дип саный, ди.

Ә БМОда эшләүче Михаил Палтсын хәзерге шау-шулардан соң түрәләр канунсыз аучылыктан туктап торырлар, әмма бу озакка бармас дигән фикердә тора.

Татарстан түрәләре дә ау белән мавыгучан.

Ирек мәйданы газетасы язуынча, моннан 7-8 ел элек Арча районы башлыгы урынбасарының “Буран”да кабан атып йөрү факты нигезендә җинаять эше кузгатырга маташып караганнар иде. Түрә ул вакытта басуларның торышын карап йөрүен сөйләгән булган. Хәтта ки урамда февраль ае булса да.

Шулай ук Минзәләнең элеккеге башлыгы аудан поши тотып алып кайтып, тәҗрибә оештырып маташканы әйтелә.

Түрә ат, сыер белән кушылдырып, яңа токымлы мал чыгармакчы булган икән.
XS
SM
MD
LG