Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гәзитләргә ничек яшәп калырга?


Интернет чорында басма матбугат авыр көннәр кичерә
Интернет чорында басма матбугат авыр көннәр кичерә
Кушма Штатларда чыга торган "Newport Daily News" гәзите моңарчы кайбер язмаларын интернетта бушка тәкъдим итә иде. Киләсе айдан башлап ул интернеттагы язмаларын түләүле итәргә җыена.

"Язмаларны интернетта бушка кую гәзитнең таралуын киметә, аны азрак кеше сатып ала башлады, - ди гәзитнең мөхәррире Sheila Mullowney. - Моңа өстәп, кризис аркасында реклам бирүчеләр дә кимеде. Бу шартларда мәгълүматны бушка таратуның мәгънәсе калмады."

Род Айлэнд штатында чыга торган бу җирле басманың хәле чыгарма түгел. Соңгы елларда Американың күп кенә, шул исәптән "Los Angeles Times" кебек эре басмалар да авыр көннәр кичерә. Дистәләгән басма ябылды, йөзләгән журналист эшсез калды.

Америкада гына түгел, океанның бу ягында да шул ук хәл, диде безгә Халыкара журналистлар федерациясенең генераль секретаре Айдан Уайт:

"Көньяк-көнчыгыш Европаның берничә гәзитен берләштергән Германиянең WAZ медиа төркеме күптән түгел генә 300 эш урынын кыскартты. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада, Русиядә басма матбугат көчле басым астында."

Басма матбугатның мондый хәлгә калуына кризис үз өлешен кертте. Ләкин төп сәбәпче, шулай да, интернет. Мәгълүматны интернетта бушка алып булганда гәзит-журналларга ихтыяҗ кимеде. Реклам бирүчеләр дә басма матбугаттан интернетка авышты.

Ләкин бушлай интернетның да көннәре санаулы була ала. Шушы айда танылган магнат Rupert Murdoch үзенең медиа империясенең интернет өлешендә түләү тәртибе кертәчәген игълан итте. Аның "Wall Street Journal" басмасында бу инде шулай.

"New York Times" та шул юлдан бара. Associated Press мәгълүматына караганда американ гәзитләренең чирегеннән күбрәге шулай эшләргә җыена.

Түләүле мәкалә?

Еллар буе интернетта бушка мәгълүмат алырга күнеккән кешеләр иртәгәдән мәгълүмат өчен түли башларга әзерме? Шушы сораулар бүген Барселонада Дөнья Гәзитләр Берләшмәсе җыенында күтәрелде.

"Яхшы журнализм арзан була алмый, аның өчен кемдер түләргә тиеш, - ди Берләшмәнең вәкиле Larry Kilman. - Бу конференциядә PriceWaterhouseCoopers оешмасының яңа тикшеренүе бәян ителде. Аңа караганда, кешеләр интернеттагы мәгълүмат өчен түләргә әзер, әгәр ул алар өчен кызыклы булса."

Бу карашта торучылар үрнәк итеп музыка сәнәгатен китерә. Apple ширкәтенең iTunes кебек хезмәтләре кешеләрнең интернеттан җыр сатып алу өчен зур булмаган күләмдә акча түләргә әзер булуын күрсәтте, гәзитләр белән дә шулай булачак, ди алар.

Башкалар моның белән килешми. Эшкуарлар үзләренә крәкле бизнес яңалыкларын сатып алыр, гади халык моңа бармас, ди алар. Шуларның берсе British Sunday гәзитенә нигез салучы Pat Kane.

Шушы атнада Лондонда үткән бер чарада ул гәзитләргә мондый "алтын урталык" киңәш итте: атнаның биш эш көнендә хәбәрләрне интернет сәхифәсенә элеп барырга. Атна ахырында исә кулларына гәзит алып укырга яратучылар өчен атналык гәзит чыгарырга.

Дөрес, кайбер күзәтүчеләр түләүле интернет гәзитләренең дә киләчәгенә шикләнеп карый. Укучылар алардан бизәчәк, ди алар.

Өстәрәк телгә алынган "Newport Daily News" гәзитенең интернет сәхифәсендә берәү: "Мин сезнең бер генә түләүле мәкаләгезне дә укымаячакмын", дип язып калдырган.

Әмма гәзитнең мөхәррире Sheila Mullowney сүзләренчә, уңай җаваплар да бар, һәм алар түләүле язылуны башлап җибәргән. Бу шартларда гәзитләргә яшәп калу өчен башка чара юк ди ул.
XS
SM
MD
LG