Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чүпрәлегә “саранча” ябырылды?


Чүпрәле халкы 27 яшьлек район башлыгы Тимур Ногумановны 6 хуҗалыкны таркатып үз оешмасын төзегән өчен каргый.

Кризис вакытында Татарстан җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагына игътибарны арттырырга вәгъдә итә. Республикада бу өлкәдә үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә хөкүмәт акчалата ярдәм дә итебез ди. Әлегә бу ярдәмне алганнар саны бик аз. Әмма монысы башка кыйсса.

Соңгы көннәрдә татар җәмәгатьчелеген Чүпрәле районындагы хәлләр борчый. Берничә ел инде бу җирләрдә халык белән җитәкчелек килешә алмый. 2007 елның җәендә чүпрәлеләр республика җитәкчелегенә хатлар язып, Кирмән каршында пикетлар уздырып, районның элекке башлыгы Җәүдәт Гафуровны вазыйфасыннан алуга иреште. Соңрак хокук саклаучылар, чыннан да Гафуровның җинаять эшләре башкаруын раслады.

Районга яңа башлык Тимур Ногуманов сайлангач, күпләр Чүпрәлегә якты киләчәк багълады. Янәсе, яшь җитәкче барлык эшләргә дә яңача, заманча караячак. Кайбер белгечләр исә, ул вакытта киресенчә, Ногумановның бик яшь булуына шикләнгән иде. Казан дәүләт финанс институтын тәмамлаган, башта Яшел Үзәндә “Остин” ширкәтен җитәкләгән, соңрак “Буа шикәр заводы”нда, “Борындык элеваторы”нда җитәкче вазыйфаларын башкарган 24 яшьлек егет район белән җитәкли алмаячак, диючеләр дә булды.

3 елдан соң белгечләрнең тискәре фаразлары чынга ашты. Хәзер Чүпрәле халкы яңа җитәкчелектән дә риза түгел. Шушы көннәрдә Татарстанның ике рәсми басмасы “Ватаным Татарстан” белән “Республика Татарстан” Чүпрәле халкының зарларын тыңлап кайткан.

Чүпрәлеләр иң элек яңа җитәкчелекнең “Центральное”, “Алешкино”, “Дружда”, “Дементьево”, “Восход” һәм “Ирек” хуҗалыкларын таркатып “Колос” җәмгыятен оештыруга риза түгел. Алар сүзләренчә, бу хуҗалыкта үстерелгән барлык уңыш “Борындык элеваторы”на озатыла. Халыкка пай җирләренә тиешлесе дә бирелми. Район прокуратурасы әлеге оешмага карата административ хокук бозган өчен эш тә кузгаткан. Тикшерүчеләр күрсәткәнчә, “Колос”та эшләүче 800-гә якын кешенең эш килешүе булмаган. Җәмгытьнең җитәкчесе Станкевич исә, моны “вакыты булмавы” белән аңлата. Прокуратура аңа карата 7 админитратив эш кузгатып, зур гына штрафлар язса да, элегә уңай нәтиҗәләр күренми, ди чүпрәлеләр.

“Ватаным Татарстан” басмасында кайбер чүпрәлеләрнең фикерләре дә күрсәтелә. Мәсәлән, Ками Хәйретдинов: “Бу “Колос” дигән инвестор каян килеп чыккан соң? Колхозда калган бурычлар түләнми. Пай җирләренә тиешле хезмәт күрсәтелми. Ул Станкевич дигән кешенең авылларга килеп күренгәне дә юк. Җирләребездән уңышны җыеп китәләр дә, вәссәлам. Бәндәләрдән булмаса, Ходайдан курыксыннар иде”, дигән.

Шәүкәт Хисамиевка исә колхоз инде берничә ел хезмәт хакын түләми икән. “Колхоз миңа 28 мең сум бирергә тиеш”, ди ул.

Чүпрәле халкы “Колос” җитәкчелеген икмәкнең кадерен белмәүдә дә гаепли. Алты хуҗалыкны үз канаты астына алса да, күп җирдә былтыр чәчелгән уңышны да җыеп алмаган икән. Халык әйтүенчә, республика түрәләре Чүпрәлегә сәфәр кылганда кимчелекне күрмәсен дип, бу игеннәрне яндырганнар. Бу вакытта Задур авылында дистәләгән хуҗалыкның да януы билгеле. Икмәк белән болай кадерсез булу очраклары узган ел да күзәтелгән.

Чүпрәлеләр сүзләренчә, аяныч хәлләр “Борындык элеваторы”нда да күзәтелә. Биредә һәр ел өем-өем ашлык урамга ташлана икән. Элеваторда эшләүче бер хезмәткәр әлеге хәлне бөртекләрне киптерү технологиясе ватылу белән аңлата. Шул сәбәпле, “быел язда 40 миллион сумлык ашлык әрәм булды” ди ул.

Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногуманов исә, “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә “Сез әйткән хәлләрнең безнең районда булуы да мөмкин түгел” дигән. Әмма җәмәгатьчелек “бездә барысы да яхшы” диеп кенә, кимчелекләрнең кимемәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG