Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея һәм АКШ Пхеньяннан сакланырга әзер


Көньяк Кореяда АКШ һәм Көньяк Корея көчләре Пехеньянның 2006 елдагы атом сынавыннан соңгы иң югары хәрби уяулык хәленә китерелде.

Чәршәмбе Төньяк Корея үз кораблары туктатып тикшерелгән очракта хәрби һөҗүм ясау белән янаган иде.

Пхеньян шулай ук Көньяк Корея белән сугышны туктаткан 1953 елгы килешүдән дә чыгуын белдерде.

Көньяк Кореяда Сеулны Төньяк Кореядан саклар өчен АКШның 28.500 хәрбие тора.
XS
SM
MD
LG