Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрдоган: «Азчылыкларны куу – фашизм»


Премьер Рәҗәп Тайип Әрдоган АК партиянең Дүзҗәдәге конгрессында: «Озак еллар дәвамында этник чыгышлары мөселман булмаганнар илебездән куылды. Бу фашистик карашның нәтиҗәсе», дип белдереп, күпләрне шаккатырды.

Матбугат чаралары бу турыда хәбәр белән тулды. Аерым алганда, «Радикал» газетасында “Тарихи тәнкыйть” дигән башисемдә хәбәрләр чыкты. Рәсми шәхес авызыннан Төркиянең азчылыкларга карата мөгәләмәсен тәнкыйтьләгән сүзләр беренче мәртәбә ишетелде. Бүгенгә хәтле, Төркиядә азчылык дип рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, көрдләр мәсьәләсе актуальләште. Мисал өчен, 27 майда Бишкәккә рәсми сәфәр белән барган президент Гүл кабат көрд мәсьәләсен чишәргә чакырды.

Ләкин премьернең чыгышы көрдләр түгел, ә грек, әрмән кебек мөселман булмаган хрестианнар турында булды. Премьернең шушы сүзләре дә бәхәс чыгуга сәбәп булды.

«Һүррият» газетасы журналисты Бәкин Җошкун бу турыда шәхси тормышыннан кайбер хәтирәләрен язган: “Мине үстергән дәү әниемнең үз әбием булмавын, ә аның бер әрмән кызы булуын мин үскәч кенә белдем. Еллар үтте бер кеше белән таныштым. Ул Грециягә китәргә тели иде. Әмма аның ике кызы да төрекләргә гашыйк булган. Ул исә кызларын ташлап китә алмый иде. Мин шушы кызларның берсенә өйләндем”, дип гыйбрәтле хатирәсе белән уртаклашты.

«Һүррият” газетасының башка бер атаклы журналисты Әртугрул Өзкөк исә үз тормышыннан охшаш бер хатирәне сөйләде: “Минем дәү әнием Измирдә бер хастаханәдә вафат булды. Гомере буе Балкан моңларын көйләде. Гәүдәсе монда, ә рухы Кырҗаалидә калган иде. Шул сәбәпле, мин илдән куулуны бик яхшы беләм”, дип иленнән куылган азчылыклар тормышына мисал китерә.

«Миллият” газетасыннан Хәсан Җәмал бу турыда болай дип язган: “Моның нигезендә Төркиянең рәсми милләтчелек идеологиясе ята. Бу караш 1920 еллардан башлап дәүләт эчендә төпләнде. Аерым этник тамырлардан килгән мөселманнарның, мисал өчен көрдләрнең, чәркәзләрнең, лазларның, боснияләрнең, албаннарның төрекләштерелүе, мөселман булмаганнарның, мисал өчен, әрмәннәрнең, греклларның, яһүдләрнең бу җирдән иммиграциягә җибәрелүенә таянган милләтчелек.”

Төркияне мөселманлаштыру чору 1923 елдагы Лозан килешүенә таяна. Шушы килешү нигезендә Грециядәге 500 меңгә якын мөселман Төркиягә, ә 2 миллион чамасы проваслау Грециягә иммиграциягә җибәрелде. Шунан соң 1942 елда чыгарылган махсус салым кануны нигезендә Истанбулда калган грекларның мал-мөлкәтләре конфескацияләнде.

1955 елның 6-7 сентябрендә Салоникида Ататөрекнең өенә бомба ташланды дигән сылтау белән, Истанбулда зур тәртипсезлекләр чыкты. 5300 бинага һөҗүм ясалды. 30-лап кеше үтерелде, йөзләгән кеше җәрәхәтләнде. Эш урыннарының 60 % грекларныкы булса, калганнары әрмән, яһүд һәм башкаларныкы иде. Нәтиҗәдә, Төркиядә калган азчылыкларның зур өлеше Төркияне ташлап китә башлады һәм 100 мең грек яшәгән Истанбулда бүген нибары 5 меңләп грек бар. Төркиядәге әрмәннәнең зур өлеше исә 1970-80 елларда әрмән террор оешмасы Асаланың дөняның төрле өлешләрендә төрек дипломатларын үтерә башлавыннан соң Төркиядән күчә башладылар. Бүген аларның саны да бик кимеде.

Кыскасы, Төркия бүген бер Ислам иле. Әмма этник чыгышлары төрле булган мөселманнар, бигрәк тә көрдләр белән төрекләр арасында да киерекелек арта.
XS
SM
MD
LG