Accessibility links

Иран мәчеттәге шартлау өчен АКШны гаепли


Иранның көньягындагы Систан-Балучистан өлкәсенең бер югары рәсмие Җәләл Саййаһ өлкәдәге бер мәчеттә булган шартлауны башкаручыларны Кушма Штатлар яллаган дип белдерде.

Саййаһ бу һөҗүмдә катнашкан 3 кеше кулга алынды, аларны Америка яллаган диде.

Систан-Балучистан өлкәсе башлыгы әйтүенчә, өлкә башкаласы Заһидан шәһәре мәчетендә шартлаудан кимендә 19 кеше һәлак булган, 125-тән артык кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG