Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова “Зират эше”н прокуратурага бирде


Бәйрәмова Алабуга ТИҮе әгъзаләре белән Зиннур Шамовның җимерелгән кабере янында
Бәйрәмова Алабуга ТИҮе әгъзаләре белән Зиннур Шамовның җимерелгән кабере янында

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова Алабуга прокуроры Захаров исеменә зираттагы явызлыкны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачуны сорап гариза язды.

Алабуганың ТИҮе мәсхәрәләнгән татар зиратындагы каберлекләрне тәртипкә китерү буенча берничә көн өмә уздырган. “Азатлык” хәбәрчесе килгәндә дә 7-8 кеше катнашында өмә дәвам итә иде һәм “Алабуга нуры” газетасы журналистлары вәхшилеккә дучар булган зират хакында беренче тапкыр мәгълүмат алырга килгәннәр, кабер ташалырын ватканнан соң бер атна вакыт узгач.

Шулай да зираттагы җимерү турында халык ишеткән һәм алар бирегә килеп туганнарының каберлекләрен тазарталар. Шундыйларның берсе Әлбинә Фәйзуллина. Аның кияве урыс икән, зираттагы мәхшәргә урыс кияве дә түзмәгән, елаган.

Халыкны елаткан, тетрәндергән зират вакыйгасына әлегә кадәр эш ачылмаган булып чыкты. Югыйсә, Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүтов 25 май көнне шәһәр җитәкчеләренә, прокуратурага язган гаризаларын “Азатлык” хәбәрчесенә күрсәткән иде.

Әлбинә Фәйзуллина әнисе каберен торгызырга килгән

Димәк, язылган гаризалар органнарга тапшырылмаган. Зираттагы кайбер кешеләр: “ТИҮ кешеләренә әлеге вакыйга турында беркая да язмаска киңәш иткәннәр”, диделәр. Киңәш итү булганмы, кемнәрдән һәм кемгә, монысын ачыклап булмады.

ТИҮ рәисе Рафыйк Мәхмүтов: “Бу эшне болай гына калдырмыйбыз”, ди. Шулай да әлегә кадәр бер генә гаризасын да тиешле органнарга тапшырмаган.

Алабуганың бу зиратында Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова да булды.

“Вакыйга мине тетрәндерде. Алабугада зиратлар шактый. Урыс шагыйрәсе Цветаева күмелгән зират бар. Ул дәүләт тарафыннан саклана. Анда һәр кабер ташы исәптә. Шушы ук зират янында алман һәм япон әсирләре зиратларын да саклыйлар, фашистларныкы булса, чөнки алманнар һәм японнар моңа зур акчалар бирә. Ә менә борынгы татар зиратын саклаучы да, яклаучы да юк. Монда хан балалары, муллалар, соңгы чорда язучылар, депутатлар, сәясәтчеләр күмелгән.

Мондагы җимерү ТИҮгә генә кирәк булып чыкты. Моңа аларның гына көче җитми. Халык, хәтта президент катнашы кирәк. Бүген каберебезне актаруга сүз әйтмәсәк, иртәгә өйгә кереп җимереп чыгып китәчәкләр. ФСБ юк эшне бар итеп безгә җинаять эше ачты. Эшне татар тарихын ваткан вәхшиләргә ачарга кирәк иде. Монда эш ачылмаган. Милли мәҗлес хокуклары белән бу эшне күтәреп чыгабыз”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Иске татар зираты тыштан матур

Зиратка килгән халык һәм Фәүзия Бәйрәмова татарның танылган язучысы Авзал Шамовның туганы Зиннур Шамов каберенә зур тетрәнү белән карап тордылар. Милли мәҗлес рәисе Алабуга ТИҮе идарәсенә барып шәһәр прокуроры И.Захаров исеменә зираттагы явызлыкны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачуны сорап гариза язды.

Алабуга җәмәгатьчелеге башкара алмаган эшне Чаллыдан килеп, үзенә дә эш ачылган Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова башкара. Ул гаризасын татарча яза һәм аны Алабуга прокуратурасы кабул итә. Ә менә Чаллы прокуратурасы белән Фәүзия ханымның татарча сөйләшүе барып чыкмый.

“Чаллы прокуратурасындагы тикшерү эшләремне урысча алып баруга каршы килеп, тикшерүче Рөстәм Галимуллин исеменә гариза яздым. Анда сорау алу, беркетмәләр язу һ.б. эшләр татарча гына барсын, диелә. Тәрҗемәчедән баш тарттым. Әгәр тикшерүче татарча белсә, шул җиткән. Галимуллин моңа каршы килде. Соңгы сорау алуда бер сәгать эзләгәч кенә тәрҗемәче тапты. Бу укытучы ханым үзенең мәхкәмә терминнарын белмәвен таныды. Мин ахыргача үз кыйбламда торачакмын. Туган телемә сыендым, азакка кадәр туган телем белән барырга ният итәм”, Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG