Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кәнфитләре сагындыра


“Заря” кондитер фабрикасының кабаттан эшли башлау мөмкинлеге турында хәбәр таралды. Әмма белгечләр былтыр әлеге брендның сатылуы сәбәпле, яңа фабриканың ачылуы мөмкин түгел ди.

Икътисад белгечләре арасында инде берничә ел Татарстан бренды турында уйланулар бара. Бүген Татарстанны символлаштыру әйберләре бөтенләй эшләнми дип булмый. Милли ризык - чәк-чәк, милли кием - калфак, түбәтәй бар. Әмма белгечләр заманында танылган “Татарстан” тортын, “Заря” ширкәтендә эшләнгән кәнфитләрнең булмавын күңелсезләнеп искә ала. Кем әйтмешли, кәнфит – баллы ризык һәм аны күпләр ярата. Республика исеме астында кондитер эшләнмәләр чыкса артык булмас иде, диючеләр бар.

Әмма өметләр бөтенләй сүнмәгән. Шушы көннәрдә “Заря” кондитер фабрикасының кабаттан эшли башлау мөмкинлеге турында хәбәр таралды. Бу турыда “Коммерсантъ” газетасына “Заря”ның элекке башлыгы Зураб Хабулава хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, яңа заводны булдыруга шәһәр хакимияте 4 гектар җир дә бүлеп биргән. Әлегә төзелеш эшләренә 40 миллион сум кертелгән. 10 мең квадрат метрлы корылманың фундаменты ясалып беткән. Фабриканы эшләтә башлауга исә, 200 миллион сум акча кирәк, ди Хабулава. Ул хөкүмәт ярдәменә өметләнә. Төзелешкә акчалар кертеп, Татарстан хөкүмәте билгеле күләмдәге акцияләр хуҗасы булачак икән. Яңа төзеләчәк “Заря”да исә көненә 40 тонна кондитер эшләнмәләре ясаячаклар дип ниятләнә.

Күп еллар Татарстан бренды турында уйланучы белгеч, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов исә, “Заря”ның кабат ачылуына мондый мөнәсәбәт белдерде.


Минемчә, фабрика ачылуына шәһәр хакимияте дә, хөкүмәт тә акча бирергә тиеш түгел. Завод төзү бу коммерцияле проект. Аны халыктан җыйган салым акчасына төзү мәгънәсез, минемчә. Инде эшли торган кондитер фабрикаларында хөкүмәт финанслап Татарстан бренды астында ниндидер ризыклар чыгарылса, дөрес булыр иде. Әмма аерым җир бүлеп бирү, миллионлаган сум акчалар сарыф итү кирәкмәгән эш, минемчә”, ди Илшат Сәетов.

Бер ел элек чамасы фабрика үз җиһазларын һәм брендын “Чистай икмәк заводы”на саткан иде. Ширкәт башлыгы Ринат Хәлиуллин бүгенге көндә “Чистай икмәк заводы”на караучы “Заря” фабрикасының уңышлы эшләп килүе турында әйтә.

Моны истә тотып, икътисад белгечләре, фабриканың яңадан эшли башлавы мөмкин түгел, ди. Татарстан хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы идарәсе җитәкчесе Анатолий Краснов та, Чистай ширкәтенең яңа төзеләчәк фабрикага “Заря” брендын кире бирүе турында шикләнә. Моңа өстәп ул әлегә хөкүмәттә яңа төзелергә тиешле фабрикага акча бирелүе турында сөйләшүләр булмавын әйтә.

Зубар Хабулава исә, “Чистай икмәк заводы” белән булган килешү, яңа фабриканың төзелүенә комачауламый, ди.

Бүген Татарстан брендын таныту мәсьәләсенә килгәндә, сәясәт белгече Илшат Сәетов, беренче чиратта бу сорауга туристик яктан карарга кирәк, ди.

“Әлегә хөкүмәт Татарстан брендына карата җитди адымнар ясамый. Татар теленә, милләтенә, җиренә туристларны күберәк җәлеп итүгә әлегә концептуаль мәсьәлә итеп карамыйлар. Бу уңайдан без республика премьер-министрына хат әзерлибез. Биредә без Татарстанны ничек таныту юлларын тәкъдим итәбез. Республика хөкүмәтенең Мәскәү рекламчыларына Татарстан брендын уйлау өчен 6 миллион сум бирүе билгеле. Минемчә, Мәскәүдә торып татар брендын уйлап чыгару шулай ук дөрес түгел. Бренд мәсьәләсе, читтәге белгечләргә зур акчалар биреп, бюджет акчаларын суыруга гына кайтып калмасын иде”, ди Сәетов.

Татарстан исеме белән бәйле булган кәнфитләр чыгаручы “Заря” кондитер фабрикасының яңадан эшли башлавы күпләрне куандырыр иде. Әмма белгечләр әлегә бу хәлнең булуы мөмкин түгел ди. Чөнки бер ел элек “Заря” исеменең хуҗасы алмашынды. Хәзер исә, аның рөхсәтеннән башка бер нәрсә дә эшләп булмый.
XS
SM
MD
LG