Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкның “Ялкын” укырга акчасы юк


Татар милләтенең киләчәге яшүсмерләрнең “Ялкын” журналында да күренә. Нәшер ителә башлавына 85 ел тулган “Ялкын” журналын барлыгы 6 меңгә якын бала укый.

Татарстанның төрле мәктәпләрендә укучы “Ялкын” хәбәрчеләре “Һәр балага – “Ялкын” журналы” дигән акция игълан итте. Әлеге чара 1 июнь – балаларны халыкара яклау көне уңаеннан оештырыла. Акция уздыруның максаты – республика җитәкчеләре ярдәме белән “Ялкын” укучыларын ишәйтү.

Журнал хәбәрчеләре җитәкчеләргә, җәмәгать эшлеклеләренә, журналистларга хатлар язганнар. “Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп укучыларынң яраткан журналы “Ялкын”ны балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә, үзегез укыган мәктәпкә бүләк итеп яздырсагыз, тагын да күбрәк баланы сөендерер идегез”, диелә яшь хәбәрчеләр хатында.

Сәйдәш Камалиев, Линар Закиров, Энҗе Ибраһимова күренекле шәхесләр, депутатлар, җитәкчеләр белән дә очрашкан. Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Камал театры директоры Шамил Закиров яшь хәбәрчеләргә “Ялкын” журналын башкаларга да бүләк итәргә вәгъдә биргән.

Эльмира Закирова
Баш мөхәррир Эльмира Закирова халыкның журналга аз язылуның сәбәбен татар халкының холкыннан күрә.

“Безнең халык матбугатка караганда, күбрәк җыр-моңны, концертларны ярата. Алар үзләре укыйлар да, ләкин милләт өчен тырышу сизелми. Үзебезне Балтыйк буе халыклары белән дә чагыштырып караганыбыз бар. Татарларга үрнәк итеп эстоннарны китерер идем. Алар милләтләрен саклауны “Пионер” исемле балалар журналыннан башлады. Бер гаиләдә биш кеше булса, биш журнал килә торган була. Ничек инде бу алай дигәч, без шулай итеп журналны да, милләтне дә саклап калабыз дигәннәр”, ди Эльмира Закирова.

Журнал мәктәп укучылары белән һәрдаим очрашулар оештырып тора икән. 85 еллык уңаеннан “Ялкын” журналы 85 мәктәптә” дигән акция дә башлап җибәргәннәр. Әлеге чара дәвамында редакция 85 мәктәптә очрашулар уздырырга җыена.

Эльмира Закирова “Ялкын” журналына реклам да җитеп бетми дип саный. Шуңа күрә күбрәк мәктәпләргә йөрергә тырышалар.

“Ялкын”га язылу үзе үк милләтебезне саклау, яклау”, ди Эльмира Закирова.

Баш мөхәррир журналга язылу эшенең авыр баруының бер сәбәбе итеп икътисадый кризисны атый. Әмма журналга ярты елга язылу бәясе исә 198 сум гына икән. Ата-аналарның хәзерге заманда моның кадәр генә акча табарга мөмкинлеге барлыгын яшерми Эльмира Закирова.
XS
SM
MD
LG