Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Моннан ары Мәскәүгә баш иеп бармабыз


Белорус президенты Александр Лукашенко Мәскәүдән бурычка акча алу турында кичәге сөйләшү уңышсыз тәмамланганнан соң Белорус моннан ары Мәскәүгә баш иеп бармаска тиеш диде.

Лукашенко хөкүмәткә Русия белән эш барып чыкмый, Белоруска бәхетне планетаның башка урыннарыннан эзләргә кирәк диде.

Кичә Минскига килгән Русия финанс министры Алексей Кудрин Белорус ел ахырына бурычларын түли алмаслык хәлгә төшәргә мөмкин дип, Минскига былтыр бирелә башлаган 2 миллиард долларның соңгы чиреген бирү кичектереләчәген игълан итте.

Лукашенко атнакич Русия премьер-министры Владимир Путин белән нормаль сөйләшү үткәргәнлеген, әмма Кудринның Белоруста паника тудыру максатында чыгыш ясаганлыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG