Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар да кризис корбаны


Башкортстан мәктәпләрендә 2 меңнән артык укытучы эшеннән бушатылачак.

Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белдерде. Җомга көнне Башкортстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә чыгыш ясап, эшсезлекнең мәгариф өлкәсенә дә кагылуын әйтте министр әфәнде. Гомум белем бирү мәктәпләренә аерым тукталды ул. Аның сүзләренчә, илдә мәктәпләрдә оптимальләштерү дигән чара игълан ителү белән бәйле бу кыскартулар. Мәктәпләрне финанслау анда укучы балалар санына карап кына башкарылачак. Бу хакта сүзләр узган елдан ук йөрде. Хәзер инде бу эш гамәлгә дә ашырыла башлый.

Быел югары уку йортларыннан 45 мең белгеч чыга, шуларның 3,5 меңе дә үз һөнәрләре буенча эш урыннарын таба алмаячак, дип кистереп әйтте Зиннәт Аллаяров. “Хәзер эшсез калган укытучылар башка һөнәрләрне үзләштерергә мәҗбүр булачак”, диде министр.

Шулай итеп, шушы уку елы тәмамлану һәм соңгы кыңгырау республиканың 2 меңнән артык укытучысы өчен туры мәгънәсендә дә соңгы кыңгырау булды.

Җәйге ялларга китү шатлыгын кичерергә әзерләнеп йөргән укытучылар эштән китү турында гариза язачак хәзер. Шунысы бер юаныч – Мәгариф министрлыгы түрәләре эштән колак каккан укытучыларга азмы-күпме ярдәм акчасы бирәчәк икән. Эштән чыгарганда хезмәткәргә бирелә торган бичара гына акча белән ерак китеп булмас шул.
XS
SM
MD
LG