Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылтайлар, митинглар, пикетлар


Мортаза Рәхимовның Русия сәяси базарында бәһасы төшкән һәм аның үз урыныннан китү ихтималлыгы арткан саен, Башкортстандагы төрле сәяси көчләр җанланыбрак, дәртләнебрәк киттеләр сыман.

Башкортстан җитәкчелеген мактауга әзерлек бара

Гадәттә җәй җитү белән Башкортстанда сәяси активлык сүлпәнәя иде. Гади халык бакчаларында, дачаларда бәрәңге, кишер, суган үстерү белән шөгыльләнә башлый, ә сәясәтчеләр – халык массалары калмаганга күрә - мәҗбүри ялга чыга иделәр. Әмма, быел хәлләр башкачарак тора. Башкортстан президентының Русия сәяси базарында бәһасы төшкән саен һәм аның үз урыныннан китү ихтималлыгы арткан саен, Башкортстандагы төрле сәяси көчләр җанланыбрак, дәртләнебрәк киттеләр сыман.

Дөрес, Башкортстанның бүгенге президенты Мортаза Рәхимов тирәсендә үзләренә җылы һәм керемле урын тапкан башкорт түрәләре дә йоклап ятмыйлар. Башкортстан хакимиятләре көче белән 11 июньдә, нәкъ Русия көне алдыннан, “Башкортстан халыклары ассамблеясы” дип аталган декоратив иҗтимагый берләшмәнең чираттагы корылтаен үткәрергә җыеналар. Бу чарага әзерлек кысаларында татардан башка халыкларның (чечен, мордва, удмурт, украин һ.б.) төрле кичәләре оештырыла, концертлар куела, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.

Гомумән, Башкортстанның мәгълүмат чараларында “татар” дигән сүз бөтенләй яңгырамый да диярлек. Шулай да әлеге корылтай эшендә татар халкы исеменнән дә катнашучылар булачак, аларны башкорт түрәләре үзләре сайлап алалар. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу корылтайда Башкортстан татары язмышында бернинди дә уңай роль уйнамаган, гомумән, татар милли проблемаларыннан читтә торган, башкорт түрәләренең “айт” дигәненә тайт” дип торучы ике җәмгыять – берничә кешедән генә торган “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Яһүдина һәм морзалар мәҗлесе вәкиле Мәмлиев катнаштырылачак. Казаннан да, башкортлар белән “дуслашудан” файда күрүче, берничә вәкил килүе ихтимал.

Әлеге корылтайның төп максаты булып, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә башкорт элитасы алып барган милли сәясәтне күпмилләтле республика халкы исеменнән хуплау, мактау тора. Нәкъ шушы корылтайда, шул ук “күпмилләтле республика халкы” исеменнән, Мортаза Рәхимовны президентлык постында озаграк тотуны сорап Русия җитәкчелегенә махсус мөрәҗәгать кабул ителер дип көтелә.

“Татар халкы олы юлның тузаны түгел”

Аңлашыла ки, рәсми хакимиятьләр оештырган ассамблея корылтаенда татарның бер генә проблемсын чишү кирәклеге турында сүз чыгуы шикле. Алай гына да түгел – андый проблемалар барлыгы да танылмас, мөгаен. Фәкать, “дөрес, акыллы, гадел” милли сәясәт алып барылганы, “бар милләтләр турында да аталарча хәстәрлек күрелгәне” өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәтләр һәм мәдхияләр генә яудырылачак. Мондый шартларда Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге үз корылтайларын үткәрергә җыена.

6 июньдә Уфада, хакимиятләр тарафыннан җимерелгән Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе харәбәләре янында, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру корылтае үткәреләчәк. Дөрес, 2005 елда бер тапкыр мондый мыхтәриятне оештыру корылтае үткәрелгән иде. Башкортстан җирлегендә аны үткәрүгә ирек бирелмәгәч, Башкортстандагы милли проблемаларга федераль хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен, ул оештыру корылтае Мәскәүгә автобусларда барып үткәрелгән иде.

Әмма, Башкортстанда ул мөхтәриятне теркәүдән баш тарттылар. Әлбәттә, бу юлы да башкорт түрәләренең аяк чалулары бар. Һәрхәлдә, әлеге корылтайны җыю комитеты башлыгы, Уфа татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, билгеле эшкуар Рамил Бигнов шулай булуы ихтимал, дип исәпли. Алай гына да түгел – төрле ысуллар кулланып татар корылтаен өзәргә маташалар да инде, ди ул.

Башкортстан хөкүмәтендә үткән утырышта бу турыда ачык итеп әйтелде, ди Бигнов. Шулай да ул әлеге корылтайның бернигә карамый үтәчәгенә һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең теркәләчәгенә ышанам, ди. Бигнов әйтүенчә, әгәр элек теркәү мәсьәләләре Башкортстан түрәләре кулында булса, хәзер теркәү белән Русия структурасы шөгыльләнә. Ә алар безгә канун күзлегеннән чыгып кына карыйлар ди ул. Ничек кенә булмасын, без максатыбызга ирешәчәкбез. Татар халкы олы юлның тузаны түгел. Без моны тагын бер кат раслаячакбыз, ди Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәриятен оештыручы Рамил Бигнов.

Уфага нигез салучыны искә алмау җинаятькә тиң

Татарлар үзләренең милли-мәдәни мөхтәриятләрен оештырырга йөргәндә, Башкортстан урысларының формаль булмаган лидеры, билгеле эшкуар Николай Швецов 12 июньдә, Уфа читендәге үзенең эш офисы янына куелган Уфага нигез салучы Михаил Нагой һәйкәле кырында Башкортстан җитәкчелегенең милли сәясәтенә каршы митинг үткәрергә җыена.

Шәһәр көнендә шушы шәһәргә, Уфага нигез салучыны искә алмау җинаятькә тиң, ди ул. Швецов фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең Шәһәр һәм Русия көнендә “кеше үтерүче, бандит һәм дәүләт җинаятьчесе” Салават Юлаевны олылаган чаралар үткәрүе, бернинди калыпка да сыймый. Без моңа кискен каршыбыз һәм митингта бу турыда белдерәчәкбез. Гомумән, Мортаза Рәхимовның милләтчел сәясәте турында фикер алышыначак, ди Швецов. Шунысы да игътибарга лаек: Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Мәҗит Хуҗин, үз чиратында, 12 июньдә Салават Юлаевны олылауга каршы пикет уздырылуы ихтимал диде.

Мортаза Рәхимов: Башкортстанның милли сәясәте ныклап уйналынган


29 майда Башкортстан халыклары ассамблеясын үткәрүгә әзерлек кысаларында, “Башкортстан халыклары мәдәниятләре диалогы: сәяси-хокукый, тарихи һәм социомәдәни үзенчәлекләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә катнашучыларны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та кайнар котлады. Әлеге котлавында Мортаза Рәхимов үзе алып барган милли сәясәткә сокланып туя алмаганлыгын белдерә:

“Милләтара татулык һәм толерантлык мөнәсәбәтләре хәзерге Башкортстанда җәмгыятьнең гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын формалаштыру өчен ныклы нигез булып тора. Күпмилләтлелек, төрле мәдәниятләрнең бердәмлеге һәм аларның уңышлы килешеп яшәве – сирәк очрый торган байлыгыбыз. Республикада күпмилләтле хезмәттәшлекнең кабатланмас тәҗрибәсе тупланган, конфессияләр һәм этнослар арасында толерантлык, халыклар дуслыгы һәм туганлыгының данлы традицияләре уңышлы үсә. Республикабызның этник-сәяси үсеш тәҗрибәсе ныклап уйналынган, нәтиҗәле милли сәясәтне ачык гамәлгә ашыру үрнәге буларак федераль дәрәҗәдә лаеклы бәһа алды. Русия халыкларының этник-мәдәни үсеш проблемаларын уңышлы хәл итү юлларының берсе итеп тәкъдим ителде”, ди ул.

Башкортстанның мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешов конференциядәге чыгышында кызык кына фикер яңгыратты. “Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирелүендә мин бернинди дә начарлык күрмим”, диде ул. Әмма, залда утыручы Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Алик Локманов Илешовка: “Дөрес сөйлисез. Әмма, әйдә моны Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирүдән башлыйк. Сез моңа ничек карыйсыз?” дигән сорау җибәргәч, башкорт түрәсе җавап бирүдән баш тарткан. Хәер, башкорт милләтчеләре фикеренчә, Башкортстанда татарлар бар белән юк арасында гына. Күбесе ялгышып кына үзен татар дип исәпли. Чынбарлыкта алар, имеш, чеп-чи башкортлар.
XS
SM
MD
LG