Accessibility links

Шәрык институтында яңа җитәкче


Русия фәннәр академиясенең Шәрык институы җитәкчесе итеп ислам белгече, элегрәк гарәп тикшеренүләре үзәге җитәкчесе булып эшләгән Виталий Наумкин билгеләнде.

Виталий Наумкин бу урында 1994 елдан бирле эшләп килгән Ростислав Рыбаковны алыштырды. Виталий Наумкин 1968 елда Мәскәү Дәүләт Университеты каршындагы шәрык телләре институтын тәмамлаган. Ул Британиянең якын көнчыгыш тикшеренүләре оешмасы әгъзасы булу белән бергә, Русиянең иминлек шурасында да әгъза булып тора. Соңгы елларда ул Шәрык институтының гарәп тикшеренүләре бүлеген җитәкләгән иде. Наумкинның төп фәнни хезмәтләренең берсе дип бүгенге көн ислам хәрәкәтенең үсешенә багышланган язмаларын атарга була.

Виталий Наумкинны Шәрык институты җитәкчесе итеп билгеләнүе уңаеннан, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгатъ итеп, бу эшкә билгеләнүен ничек кабул итүен сорадык.

«Зур җаваплылык дип кабул иттем. Мин бу институтта күптәннән, әле аның директоры булып Евгений Примаков эшләгән заманнардан эшлим. Бүгенге көндә Русия фәнендә проблемалары бик күп. Аларның барысын да чишәргә кирәк. Биредә акча кытлыгы да, галимнәрнең фәннән китүе дә, яшьләрнең фән эшенә алынмавы, фәннең абруен күтәрү мәсьәләләре дә бар. Боларның барысын да торгызырга кирәк. Моның өчен халыкара элемтәләр, эшмәкәрләр белән дә элемтәләр эзләүне күз алдында тотабыз”, диде Виталий Наумкин.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Русиядә шәрык белән кызыксыну арта. “Шуның өчен институт сәяси юнәлештә дә үз ролен уйнарга тиеш. Шуның өстенә ислам копмпонентын да онытырга кирәкми. Үсеп барган ислам өммәте үзе дә игътибар таләп итә”, диде Шәрык институтының яңа билгеләнгән җитәкчесе Виталий Наумкин.

Без аннан шулай ук ике милли республика - Татарстан белән Башкортстан арасында Шәрык институтының нинди элемтәләре бар? дип тә сорадык.

“Без ул республикалар белән фәнни элемтәләр тыгыз торабыз. Без алга таба да элемтәләр үсешен күз алдында тотабыз. Анда дөньяви гына түгел, дини уку йортлары да, дин галимнәре дә бар. Алга таба безнең бәйләнешләр үсәр дип өметләнәм”, диде Виталий Наумкин.

Русиянең Шәрык дөньясына аерым игътибар биргән заманда яңа җитәкче институтның эшен яңача алып барырга ниятли.
XS
SM
MD
LG