Accessibility links

Юмартлык һәйкәле


1 июнь – Халыкара Балаларны яклау көнне Татарстанда “Без булдырабыз” дигән хәйрия чарасы узды. Аны республика җитәкчелеге белән Русия телевидениясенең “1 канал”ы оештырды.

Бәйрәм чараларында катнашу максатыннан иртән Казанга 100гә якын "1 канал" йолдызы килде.

Тантана Республика балалар клиник хастаханәсе ишегалдында башланды. Көннең беренче яртысында республика җитәкчелеге килгән кунаклар белән Казанның мөмкинлекләре чикле балаларны дәвалау үзәге, психоневрология шифаханәсе, “Здравушка” дәвалау үзәге белән танышты. Бәйрәм уңаеннан Миңтимер Шәймиев республика балалар клиник хастаханәсенә 500 мең сум акча бүләк итте.

Русия телевидениясенең “1 канал”ы җитәкчесе урынбасары Олег Вольнов хәйриячелек тармагында актив эшләгән өчен Татарстанны хөрмәт итүе турында әйтте.


“Башта республика җитәкчелегенә Татарстанда хәйриячелек бәйрәмен үткәрү нияте белән мөрәҗәгать иткәндә, монда безнең тәкъдиме ничек кабул итерләр икән дигән шик бар иде. Соңыннан республикада бу тармакта эшләр алга киткәнен белгәч, Әсгать Галимҗанов кебек мәрхәтәтле кешеләр барлыгын белгәч, уй-фикерләребез үзгәрде. Бүген без Татарстанны бу эшләре өчен хөрмәт итәбез. Бәйрәм чаралары балаларның күңеленә үтеп керсен иде. Төп максатыбыз - шул”, диде ул.

Бәйрәмнең тагын бер оештыручысы “Аргументы и факты” газетасы республика балалар клиник хастаханәсенә 1,5 миллион сумлык җиһазлар бүләк итте.

Төштән соң бәйрәм чарасы хәйрияче Әсгать Галимҗанов һәйкәле янында дәвам итте. Биредә республика президенты Миңтимер Шәймиев, “1канал” җитәкчелеге, хәйрияче Әсгать Галимҗанов ярдәмгә мохтаҗ балалар үзәкләренә 3 микроавтобус бүләк итте.

Тантанага җыелганнарны республика президенты мондый сүзләр белән сәламләде.

“Татарстан халкы диненә дә, милләтенә дә карамыйча, үзенең хәйриячелеге белән таныла. “Без булдырабыз” шигаре уртак лозунгка әйләнде. Бүген республикада һәркем мин булдырам дип әйтә. Димәк без чыннан да булдырабыз. Балаларны яклау көненә Татарстанда һәр ел игътибар бирелә. Быел исә, әлеге бәйрәм кысалары киңрәк. “1 канал” йолдызлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Моның өчен рәхмәт аларга. Әйдәгез бергәләп хәйрия кылыйк”, диде Шәймиев.

Бәйрәм тантанасында президент Лаеш районының махсус белем бирү мәктәп – интернатына микроавтобус бүләк итте.

Республиканың балалар йортына исә, микроавтобусны “1 канал” бүләк итте.

Хәйрияче Әсгать Галимҗанов Казанның реабилитация үзәгенә өченче микроавтобус ачкычын тапшырды. Үз тормышында бу аның бүләк иткән 70-нче машинасы икән. Мәскәү кунаклары тантанада Татарстан хәйриячесенә исләре китеп карап торды. Галимҗанов исә, һәр ел бүләк ителгән машиналардан яшәү көчен алам ди.

“Бу бәйрәм вакытында мин куанам. Балаларга ярдәм иткәч җан тынычлана. Гомер буе шуның белән куанып яшәдем”, ди хәйрияче.

Кич белән балаларны яклау көненә багышланган чаралар Казанның “Ривьера”, “Татнефть - арена”, “Баскет - холл” үзәкләрендә дәвам итте. Бәйрәм кысаларында “1 канал” йолдызлары балаларга концерт куйды. Бу тамашаны 5 меңгә якын бала карады.
XS
SM
MD
LG