Иң төп чара Конресс-холда үтте. Ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның бер гаиләгә фатир ачкычы тапшыруы белән ачылды. Ул - Хисмәтуллиннар гаиләсе. 8 яшьлек Линар Хисмәтуллинга Италтиядә донор йөрәге куеп кайтардылар. Мондый хәлнең Башкортстанда булганы юк иде. Шуңа күрә республика президенты аларга өч бүлмәле фатир бүләк итәргә булган. Артабан мәдәни чара узды. Бәйрәм асфальтка рәсем төшерү бәйгесе белән тәмамланды.
Бүген башкала паркларында күпбалалы гаилә балалары һәм ятимнәр өчен аттракционар бушлай оештырылды.Узган ял Уфада беренче тапкыр Балалар арбасы бәйгесе үтте. Бәйгедә 50 гаилә катнашты. Алар бизәлгән, төрле рәвешкә кертелгән арбаларына балаларын утыртып, башкала урамы буйлап узып, “Динамо” спорт сараена килде. Кем арбасын милиция машинасы, кем янгын сүндерү машинасы, кем кораб итеп бизәгән.
Кемдер туп, кемдер болыт рәвешенә керткән. Хәтта берәү, урыс халык әкиятеннән күреп, арбаны мичкә әйләндереп, баласын шуңа утыртып алып килгән иде. Иң кызыклы арбалыларга бүләкләр тапшырылды.
Балаларны яклау көненең башка елларда болай зурлап уздырылганы юк иде.