Accessibility links

Кайнар хәбәр

General Motors: упкыннан яңа үрләргә


General Motors банкротлыгын игълан итте һәм... яңа үрләр турында уйлана
General Motors банкротлыгын игълан итте һәм... яңа үрләр турында уйлана
Американ президенты Барак Обама дүшәмбедә General Motors (GM) ширкәтенең банкротлыгы уңаеннан ясаган чыгышында бу адымны ширкәтнең яңадан аякка басуына китерәчәк нигезле планның бер өлеше дип атады.

Бу адым американ хөкүмәте хуплавы белән башкарыла, хөкүмәт ширкәтнең 60% өлешен үз карамагына ала, моның бәрабәренә $50 миллиард күләмендә финанс ярдәм бирә. Обама фикеренчә, 2-3 айга сузылачак банкротлык чорыннан соң, GM ширкәте яңа көч белән аягына басачак.

"Бу адым иске GMның бетүен һәм яңасының тууын аңлата. Яңа GM югары сыйфатлы, аз ягулык сарыф итүче машиналар җитештерәчәк һәм кабат Американың уңыш символы булачак", - диде Обама.

GM ширкәтенең бөлгенлеккә төшүен күпләр икътисади сәясәт хатасы, Америка автомобиль сәнәгатенең тиз үзгәрүчән базар таләпләренә яраклаша алмавы белән аңлата.

Тагын бер сәбәп итеп, эшчеләргә зур күләмдә ташламалар бирү китерелә. Бу ташламалар керемнең шактый өлешен алып барган.

1999 елда GM акциясе $87 торган булса, шушы елның май ахырына бер доллардан да азрак иде. Озак еллар буе американнар бу ширкәтне илнең икътисади куәт символы итеп күрде һәм үз акчаларын аңа салды. Бу акчалар хәзер юкка чыкты.

Дүшәмбедә GM Американың иң эре 30 ширкәте кергән Dow Jones исемлегеннән алынды. Ул анда беренче тапкыр 1925 елда кергән иде.

Май ахырында GM машиналарын сатучы 2500 кибет ябылды, меңләгән кеше эшсез калды.

Манһэттендагы бер машина төзәтү ширкәте җитәкчесе Diane Braw сүзләренчә, GMның банкротка чыгуы сәнәгатьнең башка тармакларына да китереп сугачак:

"GMны ашатып торучы ярдәмчел тармаклар – машина сатучы, төзәтү ширкәтләре – алар барысы да домино шикелле ишеләчәк. Америка өчен тагы да күбрәк эш урыны югалту дигән сүз."

Алай да, банкротлыкны игълан иткәннән соң үткән матбугат очрашуында General Motors башлыгы Fritz Henderson сер бирмәскә тырышты:

"Яңа GM бу сәнәгатьнең иң уңышлы өлешләреннән корылачак. Яңа технологиягә инвестицияләр кертеп без күпкә көчлерәк ширкәт булыдарачакбыз."

Турыдан-туры бәйле булмаса да, якшәмбедә американ рәсмиләре Chrysler ширкәтен Италиянең Fiat ширкәтенә сату карарын раслады.

Шулай итеп, GM һәм Chrysler ширкәтләре банкрот булганнан соң, заманында мәшһүр Детройт Өчлеген тәшкил иткән өч ширкәтнең берсе генә аягында басып калды, ул да булса Ford.
XS
SM
MD
LG