Accessibility links

Кайнар хәбәр

Air France очкычын эзләү дәвам итә


Атлантик океанга төшеп җимерелгән Air France очкычын эзләү эшләре дәвам итә. Бразилия һава көчләре Эйрбас А 330 юлчылар очкычының кайбер кисәкләрен тапты.

Бразилия хәрбиләре очкычның бер утыргычы, метал кисәкләре, электр үткәргечләре һәм ягулык эзләре табылды, алар 5 чакрымга таралган дип белдерә.

Рио-де-Жанейродан Парижга баручы очкыч дүшәмбе иртән Атлантик океанга төшеп җимерелгән. Белгечләр очкычтагы 228 кешенең барысы да һәлак булган ди.
XS
SM
MD
LG