Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал кәгазь ясау ширкәте эшчеләре ачлык тота


Байкал кәгазь ясау ширкәте хезмәткәрләре эш хаклары бурычын түләү таләбе белән ачлык игълан итте.

Иркутски һөнәр берлекләре берләшмәсе әйтүенчә, бу ачлык чарасында 42 кеше катнаша.

Элегрәк ширкәтнең баш мөдире Антон Завалковский ширкәт хезмәткәрләргә карата барлык йөкләмәләрен дә үтәячәк дигән иде.

Әмма хезмәт хаклары бурычы 100 миллион сумнан артык булып кала.

Узган елның сентябрендә Табигать министрлыгы таләбе белән ширкәт Байкал күлен пычратмас өчен эчке су әйләнеше тәртибенә күчте.

Ноябрь аенда исә ширкәт җитәкчелеге җитештерү зыянга гына эшли дип эшне туктатырга карар итте.
XS
SM
MD
LG