Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә "Ревинформ" блогын экстремистик дип бәяли


Уфаның Киров районы мәхкамәсе интернетның livejournal.com сәхифәсендәге "Ревинформ" хәбәр агентлыгы – Башкортстан турында бар дөреслек" исемле блогны экстремистик дип бәяләүче карар чыгарды.

Башкортстан прокуратурасы бу елның 1 апрелендә Чаллы мәхкамәсе экстремистик дип бәяләгән "Мәйдан" газетындагы мәкаләләләрне чыгарган "Ревинформ" блогын да экстремистик дип тануны таләп иткән иде.

Прокуратура ул мәкаләләрдә Русия Федерациясенең конституцион тәртибен һәм бербөтенлеген көч белән җимерү кирәклеге турында фикергә этәрүче өндәмәләр бар ди.
XS
SM
MD
LG