Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО-Русия очрашуы 27 июньдә үтәчәк


НАТО вәкиле НАТО һәм Русиянең иң югары дәрәҗәдәге очрашуы 27 июньдә Грециянең Корфу утравында үтәчәк диде.

Бу очрашу былтыр Русиянең Грузия белән сугышыннан соң кичектерелеп килде.

НАТО вәкиле Дҗеймс Аппатурай әйтүенчә, очрашуның көн тәртибе әлегә билгеле түгел, шулай да тарафлар очрашуны тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә үткәрергә килешкән.

Былтыр август аенда Русия көчләренең Грузиягә керүенә, Мәскәүнең Грузиядәге 2 сепаратист төбәк Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дип тануына ризасызлык белдереп НАТО Русия белән нормаль мөнәсәбәтләрен туктаткан иде.

Югары дәрәҗәдәге очрашу элегрәк май аена билгеләнгән булса да, НАТОның Русия ризасызлыгына карамастан Грузиядә хәрби күнегүләр үткәрүе сәбәпле Мәскәү ул очрашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG