Татарстанлылар инде берничә ай кризис дәвам итсә дә, машинада йөрүе рәхәтрәк кенә була башлаган иде, дип сөйләнде. Бензин бәясе әле бер, әле ике сумга төшеп килде. Берничә атна элек Казанда 92-ле бензинның литрын 13 сумга да табарга була иде. Кризис башланганнан алып ул якынча 10 сумга төште.
Шушы көннәрдә бензин бәяләренең янә өскә сикерүе, машина хуҗаларын шаккатырды. Кара алтынга бәя берничә ай тамчылап кына төшсә дә, өскә “үрмәләве” исә “чиләкләп” булды. Соңгы берничә көндә бензинның литры 5 сумга артты. Бер яктан ,белгечләр Татарстан икътисадының хәле начар ди, ел ахырына республикада 100 мең эшсез булуы да фаразлана, ә бензин бәясе арта.
Сатучылар бәяләрнең үсүен беренче чиратта нефть бәяләренең артуына бәйли. Янәсе, алар чималны җитештерүчеләрдән кыйбатка алып, халыкка арзанга сата алмый.
Икътисад белгечләре исә, бәяләрнең артуын янә нефть тармагындагы эре монополист ширкәтләрнең уйнавы дип бәяли. Җитештерүчеләр бер сүзгә килеп бензин бәясен арттырган, ди алар.
Бензин бәясенең кинәт кыйбатлануын Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан бүлеге дә игътибарга алган. Әлеге идарә җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков сүзләренчә, алар бензин сатучыларның чималны ничә сумнан сатып алуын тикшерә. Эре ширкәтләрнең бер сүзгә килеп бәяләрне күтәрү күренеше күзәтелсә, һичшиксез җинаять эше кузгатылачак, ди ул.
Белгечләр исә, былтыр “Татнефть” ширкәтенә карата ачылган җинаять эшен искә төшерә. Ул вакытта махсус төзелгән комиссия бу ширкәтне көндәшлек канунын бозып бензин бәяләрен махсус кыйммәтләткән өчен җаваплылыкка тартырга һәм зур штрафлар түләтергә кирәк, дигән иде. “Татнефть” ширкәте исә, бу гаепләүләрне кире кагып, эшне Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсендә дәвам итте, 2008 елда башланган бу эшкә әле дә нокта куелмаган, ди Иван Щербаков.
Икътисад белгечләре исә, татарстанларга нефтьне эшкәртеп сату тармагында Америкадан үрнәк алырга кирәк ди. Бу илдә нефть эшкәртү тармагы алга киткән. Шулай ук белгечләр, Америкада бензин сату ширкәтләре арасында көндәшлекнең көчле булуын һәм һәрберсенең мөмкин кадәр бәяләрне төшереп, үзенә күбрәк кешене җәлеп итергә тырышуын әйтә.
Русиядә хәл үзгә. Нефть табучы, шул ук вакытта бензин сатучы ширкәтләрнең төп максаты - үзара килешеп бәяләрне арттырып, халыктан мөмкин кадәр күбрәк акча суыру, ди белгечләр.
Русиянең антимонополия хезмәте бу мәсьәлә белән борчыла. 2008 елда “Роснефть”, “Газпромнефть”, "Лукойл" һәм ТНК-ВР ширкәтләренә 1,5 миллиард сумлык штраф салынуы моңа дәлил. Әмма гепләнүче ширкәтләр бу акчаларның бер тиенен дә түләмәгән. Әлегә эшләр мәхкәмәдә.