Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт эшчәнлеген яктырту проблема тудыра


Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

Милли Мәҗлескә карата гаепләү эше торган саен киңрәк колач ала бара. Чаллы, Казан, Түбән Кама, Мәскәү шәһәрләрендәге аерым шәхесләр Милли Мәҗлес эше буенча кузгатылган җинаять эшенә шаһитлар буларак җәлеп ителде.

Берникадәр вакыттан соң аларның кайберләренә шушы эш буенча җинаять кылуда шик белдерелде, тора-бара бөтенләй гаепләнүче тамгасы сугылды. Шундыйларның берсе “Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов. Аңа “Чаллы яшьләре” газетында Милли Мәҗлеснең БМО җибәргән мөрәҗәгатен, резолюциясен бастырып чыгарган өчен гаеп белдерелә. Баштарак аны прокуратурага шаһит буларак кына чакырталар. Шушы көннәрдә генә аңа гаепләнүче мөһере сугыла.

Дамир Шәйхетдинов: “Милли Мәҗлес җыенында мин журналист буларак катнаштым, эшемне башкардым. Соңрак бу җыенга кагылышлы материалларны интернеттан алып, күчереп бастырдым. Русиянең “Гаммәви” мәгълүмат чаралары турындагы канунның 57 нче маддәсендә әйтелгән, “күчереп басылган материаллар журналист, мөхәррир җавап тотмый”. Мин үземне баштан ук һәм хәзер дә гаепле санамыйм, киләчәктә дә шулай булыр. Әлеге мөрәҗәгать буенча Казан галимнәре экспертиза ясап, монда экстремистик юнәлеш бар, дип нәтиҗә ясаган.

Миңа 282 маддә, 2 нче бүлек, экстремистик хәбәр таратуда гаеп белдерелә. Сорау алуларда әлегә басым бар дип әйтә алмыйм. 51 нче маддә буенча мин бер нинди дә күрсәтмә бирмим, үземне гаепсез дип саныйм. Мөрәҗәгать буенча уздырылган экспертизаны да танымыйм. Аның миңа кагылышы юк”, дигән фикердә тора.

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдинов үзенә карата белдерелгән җинаять эшендә Русиянең Конституциясенә һәм Русиянең “Гаммәви мәгълүмат чаралары” кануннарына таяна. Дамир Шәйхетдинов әйтүенчә, аңа журналист буларак җинаять эше ачып, татар матбугатын милли хәрәкәт эшчәнлеген яктыртудан читләштерү, куркыту сәясәте башлана.
XS
SM
MD
LG