Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балахна мәчетенең яну сәбәпләрен тикшерү башланды


Түбән Новгород өлкәсенең Балахна районы Эчке эшләр бүлегенең тикшерүчеләре Балахнада мәчеткә үт төртү хәбәре нигезендә җинаять эшен ачты.

“Мәүлид” мөселманнар берлеге төзи торган мәчет бинасында яңгын чыгуы турында Эчке эшләр идарәсенә 30нче майда хәбәр иткәннәр. Җинаять эше сишәмбе 2нче июньдә ачылган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчет төзелешен быел тәмамлау планлаштырылган иде.

Мәчеткә соңгы ике айда инде икенче тапкыр ут төртәләр.
XS
SM
MD
LG