Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәгә кино буламы?


Татарстан мәдәният министрлыгында 2010 һәм 2015 елга кадәр республикада кинематографияне үстерү юлларына багышланган утырыш булды. Концепция хупланды. Мәскәү артыгын тамызырга җыенмый.

Татарстанның 10 районында бөтенләй кино күрсәтелми. Аларда кино челтәре юкка чыккан. Моннан 18 ел элек авылда уртача бер кеше елына 8 тапкыр кинога барган булса, бүген исә бу сан 0,3 күрсәткечендә.

“Татаркино” башлыгы Владимир Батраков үзенең чыгышы вакытында авыллардагы кино челтәрен кабат торгызу кирәклегенә басым ясады.

Дөрес, бүген авыл кешесе “иртәгә нинди кино була?”, “кино буламы?” дигән төшенчәне бөтенләй онытты дияргә мөмкин. Хәзер бер кат мал-терлекләрен карап кергәч телевизорлардагы “күбекле операларга”, “сабын сериалларына” чума. Берьяктан караганда, кинога баруны кирәксенми дә кебек.

Әмма әхлакъ һәм рухый тәрбия ягында торучылар юньле кинолар шәһәрләрдә дә күрсәтелергә һәм авылларга да барып җитергә тиеш дигән карашта. Батраков, Татарстанда кинематографияне үстерү концепциясе кирәклегенә багышланган чыгышында,нәкъ авылдан-авылга бара ала торган заманча машиналарга урнаштырылган кино күрсәткечләр турында да сүз йөртте.

Әнә “Алтын минбәр” фестивалендә катнашып бүләк алган “Өч аяклы ат” фильмын авылларда күрсәтеп барлык чыгымнарның 20%ын капларга да өлгергәннәр икән.

Бу хакта белдергән “Риваять” кинокомпаниясе режиссеры Владислав Петров химаяче акчасына төшерелгән бу әсәр соңгысы булмасын иде дигән теләктә.

“Без алга таба милли кино өлкәсендә эшебезне дәвам итергә телибез. Төшерер өчен сценарийлар юк диярлек. Нурания Җамалиева да минем фикеремне куәтләр, “Өч аяклы ат”ны төшергәндә бу әсәр меңнәр арасында кинотасмага ятардай бердәнбере дигән иде. Башка әсәрләрне “җайларга” кирәк бит.

Бәлки безгә үзебезнең кинодраматурглар, режиссерлар һәм башка белгечләр оешмасын булдырырга кирәктер. Мисал өчен, безнең оешма барлыкка килеп аякка бассын өчен өчен дистәләгән еллар үтте. Маңгайларыбызны бәрә-бәрә эшләдек. Шуңа күрә, укытучыларны да туплаган үзебезнең бер үзәк булса, күпкә яхшырак булыр иде”, ди Петров.

“Зөләйха”, “Упкын” һәм шулай ук башка берничә кыска, документаль фильмнарның режиссеры “Таткино” оешмасы вәкиле Рәмис Нәҗмиев тә белгечләр кытлыгын беренче урынга куя.

“Уку һәм тәҗрибә кирәк. Ул тәҗрибәне эш өстендә генә үстерергә мөмкин. Эш булса, тәҗрибә дә үсәчәк”, ди Нәҗмиев. Аның сүзләренчә, бүгенге икътисадый кризис аркасында кинематография дә зур кыенлыклар кичерә. Шулай да бу тармак тернәкләнсен өчен аны үстерүнең уртак концепциясе булырга тиеш, дип белдерә Нәҗмиев.

Утырышта Татарстанда төшерелгән әхлаки документаль фильмнарны халыкка күрсәтү өчен күбәйтеп һәм күрсәтеп булмау турында да сүз булды. Аны күрсәтүгә рөхсәтне Мәскәү генә бирә икән. Архивка кертмәсәң - рөхсәт тә юк. Ә архивка кертү өчен сорала торган акча “коточкыч” берничә кино төшерергә җитә, дип белдерә әлеге тармак вәкиле “Иман” студиясе мөдире Кузьма Морозов.

Билгеле булганча, бүгенге көнгә кадәр Казандагы киностудия мәсьәләсе дә тәгаенләнмәгән.

Игорь Калистов
Казандагы утырышта Мәскәү вәкиле дә бар иде. Русия мәдәният министрлыгының кинематография департаменты мөдире урынбасары Игорь Калистов сүзләренчә, Мәскәү аерым бер төбәккә генә, бу очракта Татарстан була инде, үзгә мөнәсәбәт белдерә алмый. Шулай да ул төрле грантларда катнашу, уртак максатчан программалар эшләү мөмкинлекләрен дә кире какмый.

Аның тел төбеннән аңлашылганча, кино арбасы йөген Татарстанның үзенә тартырга туры киләчәк.
XS
SM
MD
LG