Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Таньаньмень вакыйгаларын искә алырга бирмәде


Кытай полициясе һәм иминлек көчләре бүген Тяньанмень мәйданын әйләндереп алды, хокук яклаучыларга 1989 елгы каршылык чарасының бастырылуын искә алу чарасын уздырырга мөмкинлек бирмәде.

Кытай хакимиятләре АКШның 20 ел элек булган бастыру вакытында үлгәннәр санын ачыклау таләбен кире какты. Кытай моны эчке эшләргә тышкыну дип бәяләде.

Кытай хакимиятләре 1989 елның 4нче июньдә Тяньаньмень мәйданына каршылык чарасына чыккан яшьләргә каршы танклар чыгарды.

Ул вакыттагы каршылык чарасын бастыру аркасында ничә кешенең үтерелүе турында төгәл мәгълүматлар юк. Кайбер чыганаклар, берничә йөз кеше һәлак булган дип саный.
XS
SM
MD
LG