Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семейдә “Иртыш моңнары” фестивале узды


Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә “Иртыш моңнары” дип исемләнгән халыкара татар сәнгате фестивале булып узды. Мондый фестиваль биредә 10-нчы ел рәттән оештырыла, һәм ул елдан ел югарырак дәрәҗәдә уза.

Бу хакта фестиваль кысаларында оештырылган конкурсларның жюри рәисе – танылган музыка белгече, җирле композитор Олег Джанияров та әйтеп узды. “Быелгы фестиваль элекеләреннән катнашучыларның көчлерәк булулары белән аерылып торды”, дип сүзен башлады ул. “Бәйгеләрдә һәвәскәр башкаручылар гына катнашмадылар, һөнәриләр дә күп булды.

Казакъстанның Талды-Курган, Астана, Семей шәһәрләренең музыка көллиятләре студентлары, Казан, Чаллы шәһәрләренең югары уку йортлары студентлары һәм кайбер башка катнашучылар югары дәрәҗәдәге башкару осталыкларын күрсәттеләр. Быел конкурсларны үткәрү вакыты да кыскарды: башка елларда ярышлар 3-4 көнгә сузылса, быел 2 генә көн барды. Шул вакыт эчендә безгә 500-гә якын катнашучыны тыңлап, бәя бирергә туры килде”, ди жюри рәисе Олег Джанияров.

Быелгы “Иртыш моңнары” фестиваленең географиясе дә киңрәк иде. Катнашучылар һәм кунаклар Казакъстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән генә булмадылар, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай илләреннән, Татарстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән дә килгән иделәр. Аерым башкаручылар да, күләмле коллективлар да булды. Новосибирскидан 12, Омскидан 29, Зыряновскидан 50-дән артык сәнгатькәр катнашкан коллективлар килде.

“Иртыш моңнары” фестивале кысаларында быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрү дә каралган иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында, ниятләгән чара узмады. Аның урынына “Хәзерге заманда төрки-татарлар, аларның үткәне, хәзергесе һәм үсеш юллары” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.
Бүләкләү тантанасы


“Иртыш моңнары” фестиваленә килгәндә, аның төп оештыручылары, гадәттәгечә, Семей шәһәренең татар мәдәният үзәге активистлары һәм Татар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре иде. Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе һәм Семей шәһәре хакимиятләре, Казакъстан халыклары Ассамблеясы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм кайбер химаячылар ягыннан төрле күләмдә ярдәм күрсәтелде.

Фестивальнең ачу һәм ябу тантаналары Семейның Абай исемендәге өлкә дәүләт драма театры бинасында узды. Бу чараларда мәртәбәле кунаклар: өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Русиянең Казакъстандагы вәкиле Михаил Бочарников, Татарстанның Казакъстандагы вәкиле Илдус Тарханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ачу һәм ябу тантаналары өч – казакъ, татар һәм рус телләрендә алып барылды.

Ачу тантанасында Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләренең, Татарстан кунакларының һәм башкаларның тәбрикләү чыгышлары булды. Барысы да катнашучыларны бәйрәм рәвешендә оештырылган фестиваль белән тәбрикләделәр, аның уңышлы узуын теләделәр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Иртыш моңнары” фестиваленең гомерле булуын, киләчәктә дә дәвам итүен теләде, аның татар халкының яшәешендә тоткан урыны зур булуына басым ясады.

Аннары Ринат әфәнде Казакъстанда яшәүче татарларның үсешенә зур өлеш керткән кайбер милләттәшләребезгә Татарстан Мәдәният министрлыгының төрле дәрәҗәдәге медальләрен, рәхмәт хатларын һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Фестиваль барышында чыгыш ясаучы нәниләр
Фестиваль кысаларында, гадәттәгечә, төрле конкурслар, очрашулар, мастер-класслар һәм башка мәдәни чаралар оештырылды. Шуны да искә төшереп үтик, Семей фестивалендә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Анда 3-4 яшьлек нәниләр дә, яшьләре сиксәннән узган өлкәннәр дә катнаша. Урыннар билгеләү һәм бүләкләүләр жанр буенча да, яшь буенча күп төрле номинацияләргә бүленеп алып барыла.

Шул сәбәпле, фестивальдә җиңүчеләр саны дистәләгән була. Мисал өчен, Омскиның шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Умырзая” коллективы, төрле жанрларда катнашып, 14 данә 1-нче, 2-нче һәм 3-нче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булды.

Семей татар сәнгате мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, башка коллективлар да уңышлы чыгыш ясады. “Быел катнашучылар аеруча көчле, урыннар билгеләү шактый кыен булды”, – ди жюри рәисе Олег Джанияров. Авырлыкларга карамастан, ахырда барлык жанрлар буенча да урыннар билгеләнде, катнашучыларга тантаналы рәвештә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

“Иртыш моңнары” фестивалендә нинди дә булса номинациядә үтә зур осталык күрсәткән башкаручыга 1 мең евро күләмендәге гран-при бүләге билгеләнгән. Өч ел рәттән бу бүләк беркемгә дә тапшырылмады. Аңа лаек булырлык башкаручы табылмады.

Быелгы фестивальдә бу бүләккә лаеклы башкаручылар булды. Гран-при Алма-Атадан килгән музыкантларга - баянчылар Дамир Солтанов һәм Ренат Тураевларга бирелде. Алар инде дөнья күләмендә танылган музыкантлар. Дамир Солтановның исеме хәтта Гиннеслар рекорды китабына кертелгән. Алар икесе дә күп төрле халыкара конкурслар дипломантлары, мактаулы исемнәр ияләре.
Гран-при ияләре: баянчылар Дамир Солтанов һәм Ренат Тураевларга


Алдан әйткәнебезчә, “Иртыш моңнары” фестивале кысаларында оештырылган конкурсларда Татарстан кунаклары да катнашты. Алар да урынсыз калмадылар: Казан Гуманитар педагогика университеты студенты Ильяс Харисов вокал буенча 1-нче урынны, Чаллы шәһәренең Виталий Агапов җитәкләгән “Моңлы Чаллы” җыр театры артисты Илнур Гомәров нәфис сүз номинациясендә 1-нче урынны яуладылар. Алар фикеренчә, фестиваль югары дәрәҗәдә һәм яхшы оештырылган. “Анда яшьләрнең һәм балаларның күпләп катнашуы, милли мәдәниятебезнең киләчәге булуына өмет тудыра”, диләр егетләр.

Семей шәһәре хакимияте ярдәмчесе дә “Фестиваль яхшы үтте. Без, биредә яшәүче казакълар, әле андый милли фестивальләр оештыра белмибез. Сез безгә үрнәк булып торасыз”, ди.

Дөрестән дә, күп көч һәм тырышлык куелган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр, милли мәдәниятебезне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүдә үз өлешен кертми калмас дигән өмет белән таралышты кунаклар.
XS
SM
MD
LG