Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясе кемгә комачаулый?


Башкортстандагы тагын бер татар гимназиясе тирәсендә ыгы-зыгы килеп туды.

Бу юлы Уфадагы “Әлифба” исемле татар прогимназиясе басымга дучар ителә. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, бу прогимназиянең ябылу ихтималлыгы бар иде. Бу ихтималлык хәзер инде чынбарлыкка әверелгән. Шушы хакта “Азатлык” хәбәрчесе прогимназиянең бүгенге директоры Зилә Фазылҗанова белән сөйләшүдә төгәлрәк мәгълүмат алырга теләде. Әмма Зилә ханым әлеге четерекле мәсьәлә хакында ачылып китеп сөйләргә теләмәде. Микрофонга сөйләмичә генә, кайбер саран гына мәгълүматлар бирде ул.

Зилә ханым сүзләренчә, татар прогимназиясе ябылмый, ә балалар бакчасы итеп үзгәртеп кенә корыла. Ләкин, балалар бакчасы булгач, бу инде тулысынча үз статусын үзгәртә дигән сүз була. “Балалар бакчасы булса да, анда барыбер татар балалары йөриячәк”, - дип белдерә Зилә Фазылҗанова. Ә ни өчен соң прогимназия ябыла, дигән сорауга директор ханым: "Татар балаларын туплый алмыйбыз”, дип әйтергә ашыкты.

Элекке елларда беренче сыйныфка икешәр төркем, ягъни икешәр класс бала җыя алганны нишләп хәзер туплап булмый икән? Бу сорауга прогимназия директоры җавапсыз калды. Бик сәер серне дә ачып салды әңгәмәдәш. “Хәзерге кризис чорында балалар бакчасы тоту файдалырак. Чөнки балалар бакчасына ата-аналар акча түли, ә прогимназиядә балалар бушка укый”, ди директор ханым. Менә сиңа – мә.

Хәзер татар гимназиясе укучыларының һәм укытучыларының язмышы ничек хәл ителер соң? Бу сорауга директор ханым балаларны да, мөгаллимнәрне дә Сипайлово бистәсендәге 84нче санлы татар гимназиясе үзенә сыендырырга әзер, дип җаваплады.

Директор белән сөйләшүдән соң, без башка фикерләрне дә белешү өчен, кайбер укытучыларга да мөрәҗәгать иттек. Билгеле инде укытучыларның кәефе шәптән түгел. Һәм алар, әлегә үзләренең исемнәрен атамауны үтенеп кенә, кайбер ачыклыкларны кертте. Иң гаҗәбе шул иде – алар сөйләгәннәр директор ханым биргән мәгълүматлардан шактый аерыла. Укытучылар әйтүенчә, татар прогимназиясен ябу өчен күрсәтмә өстән бирелгән.

“Башкортстанда милләтара татулык хөкем сөрүе турында сөйләгәндә һәм республика халыклары ассамблеясенең 2нче корылтае узган елны Уфадагы бердәнбер татар прогимназиясен ябып кую акылга сыймый”, дип ачынып сөйли укытучылар. Киләсе атнада ачлык игълан итү ихтималлыгын да әйтә прогимназия мөгаллимнәре.
XS
SM
MD
LG