Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Мәскәүне яманлый


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” газетына биргән әңгәмәсе республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә.

Диссидент республики Башкортостан дип аталган бу сөйләшүдә Башкортстан президенты, нигездә, сәясәткә кагылышлы сорауларга җаваплар бирә һәм федераль үзәкнең гамәлләренә ризасызлыгын җиткерә. Аның фикеренчә, хәзер Русия хакимиятләре төбәкләргә аеруча зур басым ясый һәм үзәкләштерү күренешләре советлар берлеге заманнарыннан да яманрак.

Русиядә бер генә фирканең – “Бердәм Русия” фиркасенең генә өстенлек итүе белән дә канәгать түгел Мортаза Рәхимов.
“Русиядә иң кимендә ике фирка күпчелекне тәшкил итәргә тиеш. Мисал өчен, Америка белән Англиядәге кебек”, дип белдерә Мортаза Рәхимов. Шулай итеп Башкортстан президенты үзе әгъза булып торган “Бердәм Русия” фиркасенә дә тибеп ала. Үзенең тиздән вазыйфасыннан алынуы ихтималлыгына кагылып, Мортаза Рәхимов “бу хәл булмаячак, мин үземнең мөддәт беткәнче – 2011 елның ноябренә кадәр вазыйфаларымда калам”, дип кистерә.

Әңгәмәдә башка кызыклы җаваплар да бар. Аеруча президентның улы Урал Рәхимовка кагылышлылары. “Московский комсомолец” хәбәрчесенең: “Сезнең улыгызны мафияче”, дип әйтәләр”, дигәненә Мортаза Рәхимов: “Урал мафияче түгел, ә менеджер”, дип җавап бирә. Аннан Урал Рәхимовның байлыгы да юк икән. “Урал минем хатынның әнисе калдырган 27 квадрат метрлы бәләкәй фатирга гына хуҗа”, дип җаваплый президент. Ә бит финанс журналларында Урал Рәхимовның доллар миллиардеры булуы хакында әллә ничә еллар инде мәгълүматлар бирелеп килә.

Сүз дә юк, Мортаза Рәхимовның федераль үзәккә карата әйтелгән кайбер фикерләре чынлап та дөреслеккә туры килә. Ләкин нишләп әле нәкъ менә хәзер Башкортстан президенты Русия хакимиятләре сәясәтенә карата үзенең кискен ризасызлыгын белдерергә җөрьәт иткән? Моның сәбәбе бик гади, дип белдерә Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре.

“Башкортстан президентын вакытыннан алда вазыйфасыннан алалар икән дигән сүзләр куерган саен, Рәхимов әфәнде Мәскәү тарафларына теш кайрап ала”, ди оппозиция башлыгы Рамил Бигнов.

Кайбер аналитиклар фикеренчә, Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” газетындагы әңгәмәсе Башкортстан җитәкчелегенең тәкъдиме белән эшләнгән булуы бар. Шәт шулай икән, бу әңгәмә шушы көннәрдә Башкортстанның барлык рәсми гәзитләрендә дә күчереп бастырылачак, дип уйларга кирәк.
XS
SM
MD
LG