Британиянең 2 ел элек премьер-министр вазифасына килгән, һәм илне икътисадый кризистан коткара алачак зур белгеч саналган җитәкчесе, Гордон Браун хәзер үзе коткаруга мохтаҗ хәлдә калды.
Рецессиянең тагын да тирәнәюе, парламент әгъзаларының акчаларны тиешсез рәвештә тотуына бәйле җәнҗал сәбәпле Браунга хакимияттән китү куркынычы яный. Бу атнада 4 министрның вазифаларыннан китүе Браунга басымны тагын да арттырды.
Тони Блэйрдан премьер вазифасын үз кулына алганчы 10 ел буе финанс министры булган Браун илдә иктисадны иң яхшы белүчеләрнең берсе санала иде. Хәзер аңа берьюлы 2 кризиска каршы көрәшергә туры килә.
Берсе Британиядә дәвам иткән икътисадый рецессия.
Узган ел ахырына таба дөнья икътисадый кризиска чумганда, британнар авыр чакта илне коткарырдай җитәкчебез бар дип сөенгән булса да, хөкүмәтнең икътисадны җанландыру, банкларга ярдам итү өчен зур акчалар түгүенә карамастан, рецессиянең туктавы әлегә күренми.
Хөкүмәт фаразларына караганда, быел Британия икътисадының кимүе 3.5 процент булачак. Киләсе елда 1.25, 2011-дә 3.5 процент үсеш вәгъдә ителә.
Әлеге икътисадый вәзгыятьне исәпкә алганда, Браунның үз эшен ничек башкаруы өчен каты тәнкыйтьләнүе аңлашыла торган нәрсә.
Өстәвенә хөкүмәттә Браунның хәлен тагын да катлаудандыручы башка кризис та килеп чыкты.
Бу кризис парламент әгъзаларының дәүләт акчаларын үз мәнфәгатьләре өчен артык иркен куллануы белән бәйле.
Акчалар парламент әгъзаларының хезмәт хакларыннан аерым , үз вазифаларын башкаруга бәйле чыгымнарны, мәсьәлән эш сәфәре чыгымнарын каплау вакыфыннан алынган.
Бу җәнҗал бер ай чамасы әлек чыкты. Әмма шул вакыт эчендә парламент әгъзаларының бу эш чыгымнары акчаларын шәхси тормыш мәнфәгатьләре өчен кулланганлыгын күрсәтүче яңадан-яңа мәгълуматлар өстәлә тора.
Сәясәтчеләр дәүләт акчаларын өйләренә зур телевизорлар алу өчен дә, хоусый бассейннарын төзәтү өчен дә, хәтта порнография сатып алу өчен дә тоткан.
Хакимияттәге Лейбористлар фиркасе дә, оппозициядәге консервативлар да шул рәвешле канун бозган.
Әмма үзенең төп чыгымнарын да зур кыенлык белән генә түли алучы халыкның бар нәфрәте илнең иң югары сәяси җитәкчесенә, Браунга юнәлде.
Браун хәзер тәртип урнаштырырга вәгъдә итә. Тик күпкатлы кризис чорында аның башкарасы эшләре артканнан арта бара. Чәршәмбе көнне ул үзенең башкарасы эшләре турында: "Сайлау системын чистартасы бар, без аны эшлибез, чыгымнар системын чистартабыз. Икенче эшебез икътисадны чистарту һәм рецессиядән чыгару", - диде.
Тик соңгы 3 көндә генә дә хөкүмәттән инде 4 министр китте һәм Браунга халык ышанычын торгызу тагын да кыенлаша бара.
Киткән министрларның 2-се тиешсез чыгымнар җәнҗалы белән бәйле. Җомга көнне саклану министры Дҗон Һаттон эшеннән китте.
Атнакич вазифасыннан чигенгән хезмәт һәм пенсия министры Дҗеймс Пернелл яман эштә тотылмаса да, Лейбористлар фиркасе хакына китүен белдерде һәм Браунны да шул максат белән вазифасыннан китәргә чакырды.
Пернеллның бу белдерүенә кадәр үк, парламенттагы депутатларның биштән беренең, 75 лейбористның Браунны вазифасыннан китәргә чакырып хат имзаларга әзер булуы хәбәр ителгән иде.
Консервативлар җитәкчесе Дэвид Камерон бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты.
Чәршәмбе көнне ул: "Браун безгә икътисадны коткару өчен нәкъ кирәкле командасы булуын әйткән иде. Хәзер бу төркем аннан качып китә, хөкүмәт күз алдыбызда ишелә бара. Нигә ул парламентны таратып яңа сайлау үткәрүне сорамый?" – диде.
Җомга көнне исә Браун журналистлар белән очрашып вазифасыннан китмәячәген, хөкүмәттә министрларны алмаштырачагын белдерде.
Хәзер күп нәрсә аның премьер-министр буларак җәмәгатьчелектә үзенә күпме яклау таба алуына бәйле булачак.