Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә казналар саега


Русия күләмендә салым җыюны арттыру сәясәте Чаллы мисалында да күренә. Шәһәр шурасы депутатларының икътисади сәясәт һәм казна буенча комиссиясе чираттагы утырышын уздырды.

Анда 2009 елда кайбер физик затларның мөлкәткә булган салымнарын ике тапкыр арттыру турында булды. Аерым җир алып, шәхси йортлар төзеп яшәүчеләргә кагыла бу яңа канун. Шушы милекнең бәясе 500 мең сумнан артып китә икән, коттеджларда яшәүчеләр милек салымын моңача 498 сум түләсә, хәзер 999 сум түләячәк. Әлбәттә, бай коттеджда яшәүче өчен 999 сум салым зур зыян китермәячәк. Андыйлар саны Чаллыда 5 мең кешегә якын. Чаллы депутатлары милек салымын үз белдекләре белән арттырмады,

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бриллиант Ризатдинова белдерүенчә, Русия хөкүмәте физик затларның кеременә салым исәпләүче үзгәрешләр керткән. Депутатлар утырышында Ризатдинова тагын бер яңалык әйтте, 2008 ел өчен физик затларның мөлкәтенә салым түләү хисабы дөрес булмаган, хәзер инде узган ел өчен дә кабат, өстәмә түләү кертелә икән. Шушы хакта Чаллы салым инспекциясенә Русия икътисад министрлыгыннан хат килеп төшкән. “Канун буенча салым инспекциясенең узган 3 ел өчен өстәмә салым түләтергә хокукы бар”, ди Ризатдинова.

Салымнар арткан бер вакытта, социаль оешмаларга бирелә торган акча күләме кими бара. Менә шушындый вәзгыятьтә дә кайбер оешмалар бирелгән акчага экономия ясый алган. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең тагын бер урынбасары Галина Каширина шушы утырышта менә нәрсә диде:

“Узган ел Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе 14 миллион сум акчага экономия ясаган. Узган ел Чаллыда бер шифаханә, күкрәк балалары өчен туклану ширкәте ябылган иде. Быел да хәл катлаулы икән. Сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакына һәм коммуналь түләүгә генә шәһәр казнасы акча бирә. Шушы шартларда да быел 2.6 миллион сум акчаны янга калдырганнар, ягъни экономия ясаганнар. Экономия ясау шактый кызык.

Шифаханәләрдә электр энергиясен, телефоннан сөйләшүләрне, интернетка керүләрне, транспорт чыгымнарын шактый чикләгәннәр. Хәтта ренген бүлекләрендә эшләүчеләргә тиешле махсус туклануны да киметкәннәр, аның каравы 2-3 миллион сум янда калган. Әйе, Русия икъдисадын аңлау кыен, диләр. Советлар заманында генераль секретарь Леонид Брежнев: “Экономика должна быть экономной”, дип дөньяны гаҗәпләндергән иде.
XS
SM
MD
LG