Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Израил һәм фәлестиннәрне сөйләшүгә чакырды


АКШ президенты Израил һәм фәлестиннәрне "кичекмәстән" сөйләшергә чакырды. Бу хакта бүген АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл хәбәр итте. Сөйләшүләрнең максаты "Израил һәм аның күршеләре арасында солыхка ирешү", диде Митчелл.

Бу атнада Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуның Израил иминлеге һәм төбәктә солых турында чыгыш ясавы көтелә.
XS
SM
MD
LG