Accessibility links

Уфада машиналар янды


Янгын Русия урамында иртәнге якта чыккан. Барлыгы 7 машинага ут төрткәннәр.

Көчле ут һәм шартлаудан янәшәдәге 5 катлы йортның астагы өч катының тәрәзәләре челпәрәмә килгән. Йортта яшәүчеләр бар да урамга йөгереп чыккан.

Янган җиде машинаның икесе кыйммәтле “Land Rover” һәм “Porshe” машиналары. Аларның хуҗалары эшкуарлар, алар моны үзләренең һәнәре белән бәйләми, хулиганлык галәмәте дип исәпли.
XS
SM
MD
LG