Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов “Бердәм Русия”дән куылачакмы?


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетына әңгәмә биргәннән соң тагын игътибар үзәгенә менде.

Анда ул федераль хакимият һәм “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчеләрен тәнкыйтьләгән иде. Хәтта фирка җитәкчелеген “өч тавык белән идарә итмәгән кешеләр” дип тә атаган иде. Әлеге уңайдан фирканең югары шурасы бюросы әгъзасы Андрей Исаев Мортаза Рәхимовның тәртибе якын көннәрдә тикшереләчәген ирештерде.

Аның сүзләренчә, аның фиркадән чыгарылуы да ихтимал. Фирканең югары шурасы рәисе, дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов та Мортаза Рәхимов белән сөйләшү булачагын хәбәр итте. Ләкин ул моның өчен аны фиркадән чыгару дөрес булмас иде дип исәпли. “Бердәм Русия” җитәкчеләренең Мортаза Рәхимов белән очрашуы турындә әлегә хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG