Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар кабат “чаң суга”


Казансу яр буйларын ком юдырып күмү күптән башланды инде.
Казансу яр буйларын ком юдырып күмү күптән башланды инде.

Эколог галимнәр ашык-пошык планлаштырылган Универсиада корылмалары Шәймиевне, Татарстан җитәкчеләрен уңайсыз хәлгә куярга мөмкин, ди.

Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галимәсе Нәфисә Миңһаҗева, Универсиада өчен спорт сарайларын кайда төзүне хәл иткәндә җентекле һәм төрле яклы тикшеренүләр үткәрергә кирәк иде, ди. Әле яңа гына экологлар 45 мең кеше сыйдыра торган стадион һәм Йөзү сарае башка урында булырга тиеш дип Казан Кирмәне янында пикет үткәрде. Имзалар да җыйдылар. Бу имзаларны алар Татарстан президентына тапшырырга уйлый.

Миллениум купереннән күренгән Казансу тугайлары
Экологлар белдерүенчә, әлеге корылмаларны төзүгә әзерлек эшләре генә башланган очракта да башкала мохитенә йөзләрчә миллион сумлык һәм төзәтеп булмаслык зыян салыначак.

“Казанның генераль планын тикшергән вакытта без башкаланың ярымутраучыкларын экология парклары буларак саклап кала алган идек. 2007 елда кабул ителгән бу планда тугайларны да саклау каралган. Ә менә Универсиада корылмалары шәһәр кабул иткән генераль планга каршы килә”, ди Нәфисә Миңһаҗева.

Миңһаҗева сүзләренчә, бүген Казансу елгасының яр буйларын ком юдырып зурайту Русиянең 10лап канунын бозуга китерә. 1992 елда Русия биологик төрлелек турында Халыкара конвенцияне имзалагач әлеге кануннар кабул ителгән иде.

Экологлар Казансуның яр буен “Миллениум” күпереннән алып Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге тимерьюл күперенә кадәр булган җирләрне ком юдырып киңәйтү “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм җәнлекләрне дә юкка чыгарырга мөмкин дип белдерә. Табигатькә зур зыян килергә мөмкин.

Казандагы хәлләр “Гринпис”ны да борчуга салган. “Гринпис”ның Русиядәге бүлегенең аеруча саклана торган урыннар проекты
Табигать бәрәбәренә төзеләсе корылмалар. (план)
башлыгы Михаил Крейндлин: “Без Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә һәм табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать юлладык. Татарстан җитәкчелеге зирәклек күрсәтеп республика башкаласындагы әһәмияткә ия табигый урыннарны юкка чыгаруны булдырмас”, дигән иде.

Татарстандагы табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Рамил Әхмәтҗанов, әйе без чыннан да андый хат алдык, әлеге проблемага карата бүген өздереп ни дә булса әйтү иртәрәк, Универсиада корылмалары буласы урыннарны белгечләр тикшерә, дип белдерде.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Альберт Сабирҗанов та, әлеге мәсьәлә турында атна, ун көннән соң Универсиада корылмалары булырга тиеш урында махсус матбугат очрашуы үтәчәк, белгечләр бу очрашуга әзерләнә, дип әйтте.

Мәсьәләне чынлап торып аңлаган, Казанның экология ягыннан чисталыгы һәм табигый матурлыгы өчен тырышкан, куркынычны дәлилләгән кайберәүләр бу көннәрдә хакимиятләр тарафыннан үзләренә каршы бер кампания башлануны сизенгәннәрен дә яшерми. Кайберәүләргә үзләре эшләгән урын исеменнән бу проблемалар турында сөйләп йөрмәскә кушылган.

Әмма Кирмән янына чыккан экологлар халык безнең якта, проблеманы аңлый дип белдерә. Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы белгече Наилә Зарипова, үзе генә бер сәгать вакыт эчендә 80-ләп имза җыйган.

Экологларның бу урам җыенын кайбер мәгълүмат чаралары “Экологлар Универсиадага каршы” дип тә төрләндерә башлады. Нәфисә Миңһаҗева, без Универсиаданың Казанда үтүе яклы, дип белдерә. Корылмаларның кайда буласын билгеләгәнче “җиде кат үлчәргә”, ягъни бөтен яктан да тикшерергә һәм халык теләген дә исәпкә алырга кирәк иде, ди ул.

“Казансуның ярын ком юдырып киңәйтә торган башка эшләр бара инде. Әмма алар берсе дә дәүләт экология экспертизасы үтмәгән. Табигатьне саклау оешмалары бу хәлләрне күзәтеп торырга тиеш. Әгәр Универсиада корылмаларын кайда төзү мәсьәләсе профессиональ хәл ителсә, шулай ук альтернатив вариантлар каралса, җәмәгатьчелек фикере, экологик иминлек тә исәпкә алынса, бу проблема килеп тумас иде.

Хәзер менә табигатькә каршы гамәлләр кылына башлагач, экологларның иҗтимагый оешмасына, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә һәм имзалар җыярга гына кала”, ди Миңһаҗева.

Казан Кирмәне янындагы пикетка алар 30 лап кеше чыккан. Миңһаҗева әйтүенчә, Халыкара уеннар үткәндә теге яисә бу ил командасының табигатьне сакламауга, йорт-җирсез хайваннарны атуга каршылык белдереп килми калган очраклары да булган.
XS
SM
MD
LG