Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлар китсә дә китми


Кайберәүләр, Шәймиев үзенең сәясәттән китүе турындагы хәбәрне әйтеп, янә сәяси уен башлады дисә, икенчеләр, дөрестән дә, аның тагын бер мөддәткә президент булып калмаячагы турында әйтә.

Шәймиевнең сәясәттән китү темасын татар җәмәгатьчелеге бик борчылып кабул итә. Былтыр Ирек Мортазин президентны “үтереп” тә карады. Ул вакытта да бу хәбәр шактый гына шау-шу уяткан иде.

Узган җомга Петербурда булган икътисади форум кысаларында Шәймиевнең “ял итәргә вакыт җитте” диюе дә кабаттан президентның тәхеттән китү- китмәү мәсьәләсен куертып җибәрде. Сәяси даирәдә бу уңайдан фикерләр төрле.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу хәбәрдә артык яңалык күрмим ди. Аның сүзләренчә, Шәймиевнең китүе турында инде биш елдан артык сөйләнә.

“Зур сәясәттәге вәзгыять әкренләп төбәк җитәкчеләрен алмаштыруга таба барса да, Шәймиевнең китүе әле тиз генә булмас. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Шәймиевтән олырак, федераль үзәк белән дә кискенрәк мөнәсәбәттә тора, әмма ул әле җитәкчелектән китергә уйламый. Сәламәтлеге какшаса да, башка сәбәпләр булса да, минемчә Шәймиевкә үз урынында калырга кирәк. Шәт әлегә аның вазыйфаларын башкара алырлык кеше күренми дә. Татарстандагы түрәләр исә, Шәймиевне җибәрәселәре килми. Чөнки аның тәхеттән китүе сәясәттә күп кенә үзгәрешләргә китерәчәген аңлыйлар. Татарстанга башка президент килсә, җитәкчелекнең яртысыннан күбесе алмашыначак. Әмма әлегә Шәймиевнең президент булуы федераль һәм республика түрәләренә дә кулай. Бүген ул башка төбәк җитәкчеләренә караганда бер баш өстен. Минемчә, Шәймиев Универсиада үткәнче республика белән җитәкчелек итәчәк”, ди Әхмәтов.

Татарстан түрәләренең борчылуларын аңлап була. Чөнки бүген Татарстан игътибар үзәгендә һәм аңа зур гына өметләр баглана. Бөтен дөньяны шаккаттырып “Универсиада” үткәрәсе, чарага зур корылмалар төзисе бар. Әлегә бу чараларның төп гаранты Шәймиев, әлбәттә. Федераль үзәктә Татарстанның җитәкчелеге арасыннан күбесенчә аның гына сүзе үтә. Белгечләр арасында, “Шәймиев тәхеттән китсә, Мәскәү Татарстанны, бүре сарыкны ашаган кебек ашап бетерәчәк”, диючеләр дә бар. Моны аңлаучы түрәләр исә, бу хакта сүз чыккач, “Алла сакласын” дип куя да, әлеге хәлләрне җитди кабул итмәскә тырыша.

Сәясәт фәннәре докторы Сергей Сергеев “Шәймиев тәхеттән китергә тели, әмма әлегә булдыра алмый. Татарстан эчендә Шәймиев кенә башкара алырлык кайбер финанс эшләр бар. Әлеге эшләрнең президентка кызыгы һәм файдасы беткәнгә кадәр, ул республика белән җитәкчелек итәчәк, һәрхәлдә тырышачак. Шуңа күрә китү-китмәү мәсьәләсен Шәймиев үзе хәл итә. Миңа калса, аңа зур сәясәттән китергә вакыт инде”, ди Сергеев.

Русиянең сәяси фәннәр академиясе галиме Владимир Беляев исә, Шәймиев үзенең китүе турында хәбәр таратып, әйләнә тирәсендәге җитәкчеләрне тикшерә генә, ди. Беляев фикеренчә, мондый тәҗрибә Русиядә киң кулланылган. Явыз Иван да, Сталин да үз янындагыларны шулай тикшергән. “1999 елда Русия президенты алмашынганда Путин белән Ельцин арасында барлык байлык тәхеттән китүче гаиләсенә калачак дип килешенгән иде. Минемчә, Шәймиев тә Медведев белән мондый килешү төзегәч кенә, җитәкчелектән китәчәк”, ди Беляев.

Татарстан сәясәтчеләре арасында, киләчәктә республика Русия язмышын кабатлаячак диючеләр дә бар. Янәсе Татарстанда да ике “башлык” булачак. Путин тәхеттән китеп үз урынына Медведевне калдыргач бу мәсьәлә уңаеннан җәмәгатьчелектә озак вакыт фикер алышулар барган иде. Хәзер Татарстанда да “Шәймиев тәхеттән китсә дә китми” диючеләр бар.

Тарихчы Дамир Исхаков та бу фикерне әйтә.

“Шәймиев үз урынына үзе уйлаган кешене калдырырга мөмкинлек таба икән, һичшиксез җитәкчелек итү вакыты беткәннән соң президентлыктан китәчәк. Татарстанда Шәймиевнең үзен күрсәтмичә генә идарә итү мөмкинлеге бар. Бу турыда сәясәтчеләр арасында төрле сөйләшүләр дә булды. Президент булып киткән кеше сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, үз көчен тиз генә югалтмый. Шәймиев билгеле бер кешеләрне бәйләүче, кайбер мәьәләләргә йогынты ясаучы буларак калырга мөмкин”, ди Дамир Исхаков.

Миңтимр Шәймиев, Мортаза Рәхимов кебек зур сәяси көчкә ия булган шәхесләрнең президентлыктан китү - китмәү мәсьәләсенә һәркемнең үз фикере. Әлегә бу турыда рәсми белдерүләр юк, чаршау арты сөйләшүләре генә ишетелә. Шәт халык боларның барысыннан да ерак. Кешеләрнең күпчелеге асылда президентлар китсә дә китми, дигән фикердә тора.

XS
SM
MD
LG