Accessibility links

АКШ дипломаты фәлестин җитәкчеләре белән очраша


Үрдүн елгасының көнбатыш ярында Рамалла шәһәрендә АКШның төбәктәге махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл фәлестин хакмияте җитәкчеләре белән очраша.

Сишәмбе Митчелл Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу белән сөйләшүләр уздырды. Нетаньяһу Якын Көнчыгышта тынычлык булдыру өчен фәлестин дәүләтен төзү ниятен хупламый.

Бу атнада АКШ дипломаты Ливан һәм Сүриягә барачак.
XS
SM
MD
LG